Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Яшьләр көнендә Әлмәттә Анет Сай һәм Люся Чеботина, Jamberry, T-Killah чыгыш ясаячак

Бәйрәм чаралары программасы билгеле булды.

Әлмәттә яшьләр көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды, ул 2 июльдә узачак. Нефтеградка быел танылган башкаручыларны чакырдылар: Анет Сай, Люся Чеботина, Jamberry, T-Killah.

Спорт бәйрәме булачак. Иртән 10.00 сәгатьтә пляжда һәм шәһәр паркында яшьләр спартакиадасы була. Шулай ук Уфадан дөнья рекордчысы Руслан Садыйков көч экстримы буенча трюклар күрсәтәчәк.

Моннан тыш, пляжда face-to-face форматындагы беренче Әлмәт ачык хип-хоп баттлы булачак, анда тәҗрибәле хореографлар: Эмиль Эмаль, Артем Bliss, Илһам Хан чыгыш ясаячак. Ә спорт сөючеләр өчен Street Madness командасында катнашучылары Иван Сапрыкин, Денис Попков һәм Аксель Мутлу катнашында панна-футбол буенча ачык чемпионат узачак.

18:00 сәгатьтә нефтьчеләр мәйданында бәйрәм концерты башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса