Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Бу атнада шәһәр паркында узачак чаралар афишасы

Чаралар 19-22 майда  уза.

Бу атнада Әлмәт шәһәр паркында бөтен гаилә өчен төрле концертлар, күңел ачу программалары, шулай ук ярышлар узачак. Афишаны паркның аккаунты хәбәр итә.

Җомга көнне, 20 майда, 19.00 сәгатьтә «Биюле жомга»узачак. Бию юнәлеше – сальса.


21 майда, шимбә көнне, 14.00 сәгатьтә балалар өчен "Балачак планетасы һәм дуслар" дигән күңел ачу программасы узачак. 17.00 сәгатьтә әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен үзешчән сәнгатьтә катнашучы Рөстәм Хөсәенов чыгыш ясаячак, 19.00 сәгатьтә республиканың көньяк-көнчыгышының популяр артистлары чыгыш ясаячак.

22 майда, якшәмбе көнне, 17.00 сәгатьтә Әлмәт музыка көллияте каршындагы Г.Кәримова җитәкчелегендәге «Звонкие голоса» балалар эстрада студиясенең отчет концерты башлана. 18.00 сәгатьтә шәһәр паркының кече сәхнәсендә бию сөючеләр өчен «Дуслар очрашуы» ретро – кичәсе узачак. 19.00 сәгатьтә Татарстанның популяр артистлары чыгыш ясаячак, шулай ук композитор Хәмид Маткаримов Алсугөл чыгыш ясаячак.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X