Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Бу атнада шәһәр паркында узачак чаралар афишасы

Шәһәр паркы әлмәтлеләрне мәдәни чараларга чакыра.

13 майда, җомга көнне, 17.00 сәгатьтә 2 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Память, которой не будет конца!» концерты узачак. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә «Театраль жомга» Әлмәт драма театры артистларының театральләштерелгән концерты була.

 

 14 майда, шимбә көнне, 16.00 сәгатьтә тамашачылар «Многоцветие талантов» яшьләр үзәгенең сәнгать-эстетик студияләре концертын күрәчәкләр. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә республиканың көньяк-көнчыгышының популяр артистлары чыгыш ясаячак: «Азнакай гүзәлләре» триосы концерты – Айгөл Зарипова, Рузилә Сәгъдиева һәм Алсу Мөхәммәтҗанова.

 15 майда, якшәмбе көнне, 16.00 сәгатьтә "Бурыч! Хөрмәт!Ватан!" студентлар һәм эшче яшьләр катнашында хәрби-патриотик җырлар концерты. 18.00 сәгатьтә шәһәр паркының кече сәхнәсендә ретро-кичәләр бию сезоны ачыла. 19.00 сәгатьтә Татарстанның популяр артистлары чыгыш ясаячак, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Вәис Бәйрәмалов чыгышы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса