Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» проектының паблик-арт командасы әлмәтлеләрне түләүсез экскурсияләргә чакыра

Ике бушлай экскурсия узачак.

19 февраль, 11.00 Ольга Данилова авторлык экскурсиясен үткәрәчәк һәм Әлмәт белән паблик-арт аша таныштырачак.

Нефть чыгару теориясе һәм мәдәни үзенчәлекләр, шәһәр барлыкка килү һәм җирле фольклор турында чыгыш булачак. 

Очрашу урыны: «Кояшлы Факел» скульптурасы, Белоглазов 62

 

Әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева  индустриаль сквер төзелеше турында сөйләячәк. Әлеге территориядә нинди үзгәрешләр булуын һәм планлаштырылганын күрсәтәчәк. Маршрут АПТС аша буалар каскадына кадәр узачак.

Экскурсияләр һава шартларына карап, 45 минут-1 сәгать дәвам итәчәк.

Очрашу урыны: «Бу гаҗәеп урманда» скульптурасы, Ленин ур., 32

 Сылтама буенча теркәлү кирәк.

Белешмә: 
"Алтын алмалар турында әкиятләр" - стрит-артны тикшерү институты тарафыннан Әлмәт шәһәрендә, Татарстан Республикасында "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган биш еллык паблик-арт программа. Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән бара, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар төшергән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса