Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

"Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә бу атнада Зөһрә Сәлахованың "Урман" күргәзмәсе ачыла

Әлеге татар рәссамы эше-рәссамның, фольклор образларының һәм татар әкиятләреннән сюжетларның, Идел буе легендаларыннан торган диалогы.

Күләмле әсәрләр нечкә, төгәл итеп чигелгән,  графика белән башкарылган, текстильгә төшерелгән, бәйләнгән элементлар белән коллажлардан эшләнгән һәм алара барысы да традицион татар орнаментларына мөрәҗәгать итә. 

"Урман" күргәзмәсе "Татнефть" хәйрия фонды ярдәмендә SAMPLE креатив командасы һәм Moscow Nights концерт агентлыгы әзерләгән мәдәни проектлар сериясен ачачак. Ел дәвамында Әлмәттә рәссам һәм скульптор Саша Фролованың күргәзмәсе, Россия һәм чит ил сәнгатендә нефть һәм табигый байлыклар темасын яңадан аңлауга багышланган дисциплинарара күргәзмә проекты һәм башка мәдәни вакыйгалар планлаштырылган.

Татар рәссамы Зөһрә Сәлахованың "Урман" күргәзмәсе  20 февраль-30 апрель көннәрендә Ленин ур., 69а адресы буенча урнашкан  "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә эшләячәк. 

Керү QR-кодлар яки ПЦР-тестлар буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса