Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне индустриаль парк презентациясенә чакыралар

Катнашучылар скверның цифрлы визуализациясен күрәчәкләр.

Чара 23 октябрьдә 12.00 сәгатьтә  шәһәрнең  Белоглазов ур., 62 адресы буенча узачак. 

«Татнефть» компаниясе инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренүләр институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган индустриаль скверны тәкъдир итү узачак.

Презентациядә Әлмәт һәм якын-тирә шәһәрләр лидерлары өчен конкурс нәтиҗәләре ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Зур экранда яшь спортчыларның иң яхшы трюкларын күрсәтәчәкләр, ә жюри, Россиянең танылган лидерлары катнашында, җирле коллегалары белән аралашачак һәм карьерадагы башлангычларын хуплаячак.


Индустриаль скверның цифрлы визуализациясен күрсәтү булачак. Катнашучылар скверның 2022 елның җәе башына ничек булачагын күрә алачак. Алга таба оештыручыларның иҗат төркеме белән очрашу булачак. Алар проектка кагылышлы барлык сорауларга да җавап бирәчәкләр. Шулай ук шәһәр халкы, теркәлү узганнан соң, объект территориясе буенча  төзелеш барышын карый алачак.

Экскурсияләр 5-7 кешелек төркемнәр белән үткәреләчәк. Мәҗбүри теркәлү өчен сылтама  almetpublicart проекты социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X