Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә өлкәннәр декадасы старт алды

Бушлай мунча, юридик ярдәм һәм ярминкәләр: әлмәтлеләрне Өлкәннәр декадасында ниләр көтә?

Өлкәннәр декадасында Әлмәттә төрле чаралар оештырыла. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр өчен ачык ишекләр көне узачак.


Шул ук бүген 9:00-17:00 сәгатьләрдә шәһәр мунчасы пенсионерлар өчен үз хезмәтләрен бушлай тәкъдим итәчәк. Ә 11:00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр өлкән кешеләр түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен 32-45-50 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү видеоконференция режимында дистанцион рәвештә үткәрелә.

2 октябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Пенсионерлар продукцияне социаль түбән бәяләрдән сатып ала алачаклар.

8 октябрьдә пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитүче кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса