Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» проектының паблик-арт командасы әлмәтлеләрне түләүсез экскурсиягә чакыра

Гид «Шәһәр орнаментлары» урам сәнгате лабораториясе эшен күрсәтәчәк.

12 сентябрьдә Әлмәттә түләүсез экскурсия узачак. Бу хакта проектны оештыручылар хәбәр итә.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Экскурсияне гид  Ольга Данилова үткәрәчәк. Ул «Шәһәр орнаментлары» урам сәнгате лабораториясе эшен күрсәтәчәк. Лабораториядә әлмәтлеләр үзләре дә катнашты, алар «Фрукты» арт-командасы җитәкчелегендә шәһәрнең иң гадәти булмаган һәм кызыклы почмакларында стрит-арт объектларын булдырдылар.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

Белешмә: 
"Алтын алмалар турында әкиятләр" - стрит-артны тикшерү институты тарафыннан Әлмәт шәһәрендә, Татарстан Республикасында "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча тормышка ашырыла торган биш еллык паблик-арт программа. Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән бара, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар төшергән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса