Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Татартан республикасы көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

Бүген, ягъни 30 август көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә чакыралар.

12:00-17:00 сәгатьләрдә  "Чайный дворик" скверы.

"Урам кинотеатры" оештырыла. Анда шәһәр һәм район артистлары, инструменталь коллективлар  чыгыш ясаячак. Урам китапханәсе эшләячәк, җирле һөнәрчеләрнең эшләреннән күргәзмә һәм ярминкә булачак. 

12:00-18:00 яшьләр үзәге каршындагы мәйданда

"Мин яратам сине, Татарстан!" бәйрәм программасы, Әлмәтнең һөнәрчеләр Гильдиясеннән күргәзмә, ярминкә эшләячәк. Мастер-класслар, гаиләләр өчен интерактив программа булачак. 

12:00-18:00 "8 Миля" картинг клубы

Клубта ачык ишекләр көне узачак һәм кыр кухнясы эшләячәк.

15:00-17:00 "Сәламәтлек" паркы

"Холи" буяулар фестивале узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса