Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне Корбан-бәйрәмгә чакыралар

Быел Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә реконструкция эшләре бара.

Шуңа күрә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазы 20 июльдә "Алнас" футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ясалма капламалы футбол кырында узачак, ул Белоглазов урамы, 62 адресы буенча урнашкан.

Стадионда планлаштырыла:

4:00-Коръән һәм дога уку;
4:30 – бәйрәм котлаулары;
4:35 – бәйрәм вәгазе;
5:00-күмәк бәйрәм намазы.

Шулай ук 20 июльдә 15:00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә бәйрәме узачак. Чара программасында шоу-программа, балалар өчен конкурслар һәм уеннар, аттракционнарга билетлар уйнату, өстәл уеннары, күңелле аниматорлар, бушлай туңдырма һәм һава шарлары, призлар, бүләкләр көтелә.

Корбан бәйрәменә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса