Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

"Алтын алмалар турындагы әкиятләр" паблик-арт программасы әлмәтлеләрне бушлай экскурсияләргә чакыра

Экскурсия татарча да узачак.

Karakuz Fest этнофестивале кысаларында паблик-арт буенча бушлай экскурсияләр узачак.

10 июльдә 11:00 сәгатьтә Пленэр белән экскурсия узачак. 

Экскурсия барышында Альмет medialab өстәмә чынбарлык лабораториясе белән танышу мөмкинлеге булачак.  Моушен-дизайн өйрәнелде һәм һәркем үзенә охшаган ике муралны җанландыра алачак. 

Экскурсиядән соң Казан, Чаллы һәм Әлмәт рәссамнары катнашында пленэр планлаштырыла.

Экскурсия «Ак чәчәкләр» муралы янында (үзәк район хастаханәсе фасадында, Төзүчеләр проспекты, 30/1 йорт) башлана.

Сәяхәт җәяү.

Сайтта теркәлү узарга кирәк. 

Проект «Татнефть» инициативасы белән стрит-артны тикшерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

10 июль көнне  17:30 сәгатьтә “ПЕЧӘН БАЗАРЫ” 2021 татарча эскурсия узачак.

Әлмәт шәһәре буйлап бушлай экскурсия. Экскурсия татар телендә булачак.

“Печән базары” фестиваленең партнеры –  "Алтын алмалар турындагы әкиятләр" паблик-арт программасы татар телендә тагын бер экскурсия уздырачак. Шәһәрнең арт-объектлары аша узышлый, сез Габдулла Тукай шигъриятенә, Әлмәт тарихына, табигатьнең телгә йогынтысы турында фикер алышу булачак һәм төрле риваятьләр ишетәчәксез.

Экскурсия “Печән базары” фестивале узачак урыннан башланып, (Ленин урамы, 16), "Каракуз" скверында тәмамланачак (“Татнефть” янында).

"Алтын алмалар турындагы әкиятләр" – "Татнефть" ширкәтенең Стрит-арт өйрәнү институты тарафыннан гамәлгә ашырылган биш еллык паблик-арт программа. Проект кысаларында җирле мәдәниятне  тикшерүләр уздырылды һәм алар  татар халкының меңьеллык тарихы белән баетылды, шәһәр территориясендә болар рәссамнарның заманча сәнгать теле белән иҗат иткән эшләрендә чагылыш тапты.

Теркәлүне сайтта башкарырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса