Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә 1 Майны бәйрәм итү программасы билгеле булды

Быел эпидемиология вәзгыяте алдагысыннан бераз аерылса да, чаралар барлык чикләү чараларын һәм Роспотребнадзорның киңәшләрен исәпкә алып үткәреләчәк. Бу хакта Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева хәбәр итте.

Гадәттәгечә, чара флешмоб белән башлана, анда ветераннар Советы катнашачак. Катнашучылар яшьләр үзәгеннән Ленин урамы буенча Нефтьчеләр мәйданына кадәр скандинавия йөреше белән барачак.

10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Ленин мәйданында Әлмәт иҗат һәм хезмәт коллективлары концерт программасы узачак. Администрация бинасы ягыннан балалар уен программасы, мастер-класс, аквагрим, туклану нокталары булган локация урнаштырылачак.

10.30 сәгатьтә, гадәттәгечә, шәһәр җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, Профсоюзларның Координацион советы котлавы планлаштырыла. Шулай ук җиңел атлетика эстафетасына старт биреләчәк.

11.00 сәгатьтә шәһәр паркында Геройлар аллеясына чәчәкләр салу оештырылачак.

Бәйрәм чараларында катнашучыларның барысына да битлек режимын сакларга кирәк.

Шулай ук 1 май көнне 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең үзәк урамнары буйлап автойөреш узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса