Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтнең “Легкие крылья” урам театры яңа иҗади программа тәкъдим итә

Мондый чараларны үткәрү идеясе 2020 елда, пандемия елында туган, ул вакытта тамашачылар белән очрашулар бик аз булган.

Шәһәрнең “Легкие крылья” урам театры йортында 23 апрельдә квартирник булачак, анда артистлар театр этюдлары, клоунада жанрындагы репризалар, шулай ук үз картиналары күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

 

Театр җитәкчесе Гөлназ Ханнанова сүзләренә караганда, артистлар квартирникны ике сезон арасында өч тапкыр үткәрергә тырышалар.

 

Гомумән алганда, чарага 40ка якын тамашачы җыела һәм 30га кадәр артист була. Биредә һәрвакыт уңай, иҗади атмосфера хөкем сөрә.

 

Быел театр артистлары беренче тапкыр урамда узган атнада, матур һава торышы булганда променада күрсәткән. 1 нче май көнне Зәйдә фонтаннар ачу тантанасында тулы спектакль күрсәтеләчәк.

 

Чыгышлардан тыш, артистлар үзләре картиналар иҗат итә. Бер актерның, чын рәссамнарча тәхәллүсе-Холстымар Финтифлюшкин. ИНде аның берничә картинасы сатылган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса