Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәт районында “Кайтаваз” реконструкциясе үтәчәк

4 апрельдә 14.00 сәгатьтә Әлмәт районының Чупай авылында күренекле сәүдәгәр һәм меценат Әхмәт байның тормыш юлына багышланган «Кайтаваз» тарихи реконструкциясе булачак.

Театральләштерелгән тамаша XX гасыр башында Әхмәт бай төзегән ак ташлы йорт фонында узачак. Моннан тыш, тарихи реконструкция кысаларында ярминкә, чәй өстәле, шулай ук персонажлар катнашында фотосессия оештырылачак.

Тарихның төрле чорларында Әхмәт бай йорты территориясендә башлангыч мәктәп, совхоз идарәсе, телефон станциясе, авыл китапханәсе, мәдәният йорты урнашкан. Хәзерге вакытта Әлмәтнең мәдәни байлыгы булган ак ташлы утарны Татарстан республикасының мәдәни мирас һәйкәле итеп таныту буенча эш алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса