Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт программасы экскурсиягә чакыра

“Алтын алмалар турында әкиятләр” — Әлмәттә “Татнефть” компаниясе инициативасы буенча стрит-артны тикшерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган биш еллык паблик-арт программасы.

Гидлар Алсу Әмирова, Александра Малафеева, Динә Нургалеева шарлавыклы буалардагы арт-объектлар һәм мураллар буенча экскурсияләр уздырачак.


Очрашу урыны: АПТС (Белоглазов ур., 62 йорт)


3 гыйнвар 15.00 сәгатьтә гид Алсу Әминова уздырган экскурсиядә катнашу өчен https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1517531/   сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.


4 гыйнвар 18:00 сәгатьтә гид Александра Малафеева экскурсиягә чакыра. Теркәлү өчен  https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1517532/?tpclid=facebook.PAAab2JAUDOQHuH05NmkVZ6b4dEBbrz4wb2CRydLYdo-xBTyQCBmQTjPpiwsY сылтамасына күчегез. 


9 гыйнвар 17:00 сәгатьтә Динә Нургалеева кичке Әлмәтнең матурлыкларын күрергә чакыра. Экскурсиягә https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/1517529/?tpclid=facebook.PAAab2JAUDOQHuH05NmkVZ6b4dEBbrz4wb2CRydLYdo-xBTyQCBmQTjPpiwsY
 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. 

Белешмә:  Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән кушылган, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. Бу сезонда арт-программа кысаларында пандемия темасы белән тыгыз бәйләнгән тагын берничә арт-объект барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса