Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Алтын алмалар турында әкиятләр” арт-программасы әлмәтлеләрне бу елның соңгы экскурсияләренә чакыра

Ел буена паблик-арт программа тарафыннан 100 экскурсия оештырылган. Анда 14 шәһәрдән 500 кеше катнашкан.

27 декабрьдә 13:00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Ольга Данилова әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын бушлай экскурсиягә чакыра. Экскурсиягә килүчеләр “Җиләк-җимешләр” лабораториясе катнашучыларының эшләре белән танышачак.


Очрашу урыны “Биш чәйнек” (Бигәш урамы, 123) муралы.


«Татнефть» компаниясе инициативасы белән һәм стрит-артны тикшерү институты (Санкт-Петербург) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган паблик-арт программа кысаларында әкиятләр буенча гидлар Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен 100 экскурсия (83 офлайн һәм 17 онлайн) үткәргән. Җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр май аеннан башлап һәр ял көннәрендә бушлай экскурсияләрдә катнашкан. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Самара, Ижевск, Воронеж, Ульяновск, Уфа һәм Әлмәт шәһәрләреннән 500 дән артык кеше катнашкан.


Экскурсиягә шәһәр арт-объектлары рәссамнарын рухландырган мифлар, легендалар, туган як тарихы кертелгән иде. Барлык программалар да авторлык программалары. Аларның һәркайсы шәһәр һәм аның урамнарындагы сәнгатьне яңа яктан ача. Берничә маршрут махсус балалар өчен гидлар тарафыннан эшләнгән һәм үткәрелгән.


Барлык экскурсияләр санитар нормаларны һәм куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып үткәрелгән һәм үткәрелә. Экскурсиянең һәр катнашучысы бушлай «Татнефть» компаниясе һәм паблик-арт программа логотибы төшерелгән брендлы битлек ала. Шулай ук экскурсияләрдә дистанция саклана, ә экскурсиядә катнашучылар саны чикләнә.


Моннан тыш, оештыручылар тарафыннан паблик-арт программаның социаль челтәрләрендә 17 виртуаль экскурсия үткәрелгән.

Белешмә: Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән кушылган, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт. Бу сезонда арт-программа кысаларында пандемия темасы белән тыгыз бәйләнгән тагын берничә арт-объект барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса