Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы экскурсиягә чакыра

Проект "Татнефть" компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Экскурсияләр ике көн узачак.

Шимбә көнне, 12 декабрьдә 12.00 дә әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева «Алтын алмалар турында әкиятләр»нең икенче сезонындагы мураллар буенча сәяхәткә чакыра.
Маршрутта Дима Фатум, Гүзәл Гарипова, Наталья Пастухова, Рөстәм Кубик һәм башка рәссамнарның эшләре белән танышырга була. Аларның һәркайсы, сынлы сәнгатьнең уникаль техникасын кулланып, Татарстан мәдәнияте турында сөйли. Шимбә көнне Альбинаның экскурсияләрендә иң кызыклы тарихлар яңгыраячак.
Очрашу урыны: “Биш чәйнек” (Бигәш ур., 123)
@almetpublicart сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Әлмәттә Яңа ел алдыннан меңләгән ут кабына һәм бу гаҗәеп матур! Әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова якшәмбе көнне, 13 декабрьдә 18.00 сәгатьтә бу матурлыкны сезгә дә күрсәтергә теләп, кичке сәфәргә чакыра. Сезне арт-объектлар буенча экскурсия һәм Яңа Ел боҗрасы буйлап сәяхәт көтә. ⠀
Очрашу урыны: “Келәм” яктылык инсталляциясе (ЦРБ)
@almetpublicart сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса