Әлмәт таңнары

Өйдә гамбургер ясау тәртибе

Гамбургерның нигезе көнҗетле (кунжут) кечкенә күмәчләр. Күмәчләрне өйдә дә пешерергә була, әмма Гөлинә ханым эшне җиңеләйтү һәм тизләтү өчен кибет күмәчләреннән ясарга тәкъдим итә. Эчлек өчен: юка котлетлар, кыяр, помидор, майонез, кетчуп.

Эш тәртибе: фаршка суган, тоз, борыч кушып юка котлетлар ясарга һәм пешерергә, күмәчләрне икегә бүләргә, майонез, кетчуп ягарга, телемләп кыяр куярга, аннары - кәтлит, помидор. Күмәчнең икенче өлешенә шулай ук кетчуп, майонез ягып, кыяр куярга һәм күмәчләрне тоташтырырга. Тамак ялгап алу өчен гамбургерлар әзер. балалар белән бергә өлкәннәр дә шат булачак.

vk.com/tatarshlari

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки