Әлмәт таңнары

БӘРӘҢГЕДӘН КӘТЛИТЛӘР

4 порция өчен кирәк: Бәрәңге - 1 кг Он - 2 аш кашыгы Йомырка - 1 данә Карри - бер чеметем Үсемлек мае, яисә акмай Кәтлитне әвәләү өчен сухари валчыклары Тоз - тәменчә.

Башта бәрәңгене әрчеп, эре-эре кисәкләргә бүлгәләп, тозлы суда пешереп алабыз.
Яхшылап төеп, боламык ясыйбыз. Каты кисәкләрне калдырмаска тырышабыз.
Бәрәңге боламыгына он, карри һәм йомырка кушып, яхшылап болгатабыз. Тәменчә тоз өстибез.
Әзер боламыктан кәтлитләр ясап, аларны вакланган сухарига салып әвәлибез.
Майлы табага салып, ике ягын да кыздырып алабыз.
Яшел тәмләткечләр белән бизибез.
Табынга махсус соус әзерләп, яисә майонез, кетчуп салып бирергә була.

vk.com/tatarshlari

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим