Әлмәт таңнары

Үзебезнең Гөлнара

Сәламәтлекнең 80 % ы нәселдән килсә, калган 20 % ы кешенең үзеннән тора. 27 елдан артык Сөләй авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып яшәүче Гөлнара Садыкова әнә шундый фикердә.

«Ачык, мөлаем һәм тырыш. Үзебезнең Гөлнара ул!» - Сөләй авылы халкы фельдшерларын иң элек менә шулай сыйфатлый.

- Безнең эштә иң мөһиме - аңлашып яшәү һәм эшләүдер. Белемле булып кына кешене дәвалап та, аның хәлен җиңеләйтеп тә булмый. Аралаша белү шарт. Ничек кенә тырышма, әмма һәр авыруны йөрәгең аша үткәрергә туры килә. Авыл әбиләренә игътибарны үзебезнең якыннарга караганда да күбрәк бирәбез. Үз туганың кебек һәрберсе, - дип сүз башлады Гөлнара Садыкова.

Актанышның Солтангол авылы кызы кечкенәдән медицина белгече булырга хыяллана. Түбән Кама медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Сөләйгә килә. Менә шул көннән башлап биредә ул үз кеше. Хәзер һәр авыруны Гөлнара ханым яттан белә. Кемгә кайчан прививка ясарга, медицина тикшерүе узарга - һәрнәрсә хәтерендә.

- Эшебезне яратып башкарганга авырлыгы күренмидер. Дөрес, соңгы елларда кәгазь эше күбәйде. Аның каравы, яңа дарулар пәйда булып, медицина бик нык алга китте. Өйдә бәбәйләүчеләр дә юк хәзер. Алай да мин эшкә килгән 1997 елларда ике шундый очрак булган иде, үземә бәбәйләтергә туры килде. Шәһәрдә көчле медицина җиһазлары бар. Аз гына шик туган очракта да авыл халкын шунда юллама белән җибәрәбез, - дип сөйли кызына һәм тормыш ярына терәк тә булган ханым. - 20-30 ел элек булганнарны искә алган саен шаккатам. Ул чагында барыбер дә моның кадәр авыручылар юк иде. Хәзер йөрәк өянәге, кан басымы, шикәр авыруы белән интегүчеләр күп. Балаларның сәламәтлеге аеруча борчый. Мәктәп балаларына тикшерү уздырган саен куркыныч саннарга тап булабыз. Күзләре начар күрә, сколиоз, йөрәк чирләре күп. Юкса, авылда спорт түгәрәкләре дә бик күп. Хәрәкәтсез дә ятмый бала-чага. Компьютер зыяныдыр, мөгаен.

Әңгәмәдәшем белән сүзебез ирексездән онкология темасына килеп төртелә. Чагыштырып карарлык тәҗрибәсе булган ханымның моңа үз карашы:

- Элек тә бар иде инде ул онкология. Тикшерү тиешенчә булмагач, күп очракта белмичә дә үлеп киткәннәрдер. Табибларга бик еш кешеләр авыртуны сизгәч кенә мөрәҗәгать итә. Шөкер, халык диспансеризация узудан курыкмый хәзер, тикшеренеп торалар. Экологиянең дә йогынтысы гел юк дип әйтеп булмый. Эчкән сулар, сулаган һавалар да яман шеш китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкиндер. Моны әйтүе кыен. Без инде ракны әллә вакытында тиешенчә дәваланмаган ялкынсынулар нәтиҗәседәме дибез.

Авыл табибәсенең башка акыллы фикерләре белән дә килешми булмый:

- Табиблар чирне дәвалый, әмма аны булдырмый калу кешенең үзеннән тора. Кызганычка каршы, сәламәтлек картая төшкәч кенә кешенең исенә төшә. Дөрес яшәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше соңгы елларда нык алга китте. Аны хәзер замана культына әверелдерделәр һәм бу дөрес тә.

Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр шул, - ди Гөлнара ханым.

48 яшен тутырган ханым медицинаның үсеш алуында хөкүмәтнең роле бик зур дип саный. Шул ук ФАП ачылулар гына да күпме өстенлек биргән! Хәер, алар элеккеге медпунктларыннан да зарланмаганнар.

- Хәзер сөенә-сөенә эшлибез. Биш ел саен укып, квалификацияне күтәреп торабыз. Халык өчен иң мөһиме - профилактика эшләре алып бару. Чирен яшергән үлгән, диләр. Бу хактан да шулай. Сала кешеләре үз сәламәтлекләренә әллә ни игътибар итми. Эш дип яши, йорт мәшәкатьләрен ташлап хастаханәләргә чыгып китә алмый. Авыл халкының сау-сәламәт булуы безнең өчен дә, киләчәгебез өчен дә бик кирәк.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки