Әлмәт таңнары

Яңгырлар ява башлый, көннәр суыта

4 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе. Төнлә +9..+14, көндез +12..+17, көньяк-көнчыгыш районнарда +20 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяктан, талгын. Төнлә +6..+11, көндез +11..+16 градус җылы. 6 сентябрьдә дә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә +4..+9, көндез +12..+17 градус җылы булыр дип фаразлана.

http://shahrichalli.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим