Әлмәт таңнары

Вера Брежневага нәрсә булган?

Артист булу җиңел түгел инде: күтәреләсең дә, төшәсең дә. «Төшү» дигәне дә төрлечә булырга мөмкин бит әле.

12 апрель көнне Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» концерт залында үткән «Звезды Русского Радио» концертында Вера Брежнева итәгенә абынып егылган әнә. «Близкие люди» җырын башкарганда Вера тамашачылар янына төшкән һәм бер мәлне итәгенә абынып киткән, әле ярый янында сакчы булган — ул җырчыга торырга ярдәм иткән. Вера югалып калмаган — җырын дәвам иткән. Тамашачылар Брежневаның фонограммага җырлавын сизеп алган, әлбәттә. Ә җырчы үзе бу хәлне юморга борган. «Артистның юлы һәрвакыт җиңел түгел шул», — дигән.

фото starstoday.ru сайтыннан алынды

http://syuyumbike.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноябрь 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноябрь 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим