Әлмәт таңнары

Татарстанның бер мәктәбендә илкүләм җәнҗал чыккан

Кукмара районы мәктәбендә, балаларны ашханәдә тукландыру өчен, әти-әниләрдән мәҗбүри бәрәңге җыйганнар. Бу хакта хәтта илкүләм ришвәт­челеккә каршы көрәшү оеш­масының "кайнар элемтә"сенә үк хәбәр иткәннәр. Әлеге гаугадан соң, мәктәп директоры эштән киткән, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Балалар авызына керәсе бәрәңге ник тавыш чыгарган?

160 түгел, 16 гына...
- Кукмара районы прокуратурасы әлеге мәсьәләне тикшерү эшенә кереште. Әти-әниләрдән сораштыру үткәреләчәк. Закон бозу очрагы ачыкланса, чаралар күре­лә­чәк. Моңа кадәр мәктәп­ләрнең авыл хуҗалыгы продукциясен сораганын хәтерләмим, - дип бел­дергән Татарстан проку­ро­рының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Без дә үз чиратыбызда "бә­рәңге гаугасы"на ачыклык кер­тергә булдык. Директор эштән киткән дигән сүз дөреслеккә туры килмәде.
- Без ел саен бәрәңгене сатып алабыз. Әти-әниләр комитеты аның күпмедер өлешен өйдән алып килергә килеште. Күбесе риза булгач, каршы килмәдек. Барлыгы ике тонна бәрәңге җый­дылар. Бер бәрәңге дә китер­мәүчеләр булды. Чөнки бу эш мәҗбүри түгел. Бәрәңге читкә китми бит. Укучыларны ел буе ашату өчен 7 мең тонна кирәк. Кемдер әнә шул хәл турында "кайнар элемтә"гә җиткер­гән. Бу мәсьәләне прокуратура да тикшерде. Бернинди хилафлык­лар да тапмады, - ди Кукмараның 4 нче мәктәбе директоры Азат Хөсәенов.
Узган ел да әти-әниләр, балаларны ашату өчен, бәрәңге җый­ган, ләкин шикаять язучы булмаган. Мәктәптә барлыгы 467 бала белем ала. Бүген укучылар көнгә ике мәртәбә туклана. Һәр әти-әнидән аена 200 сум акча җыялар икән. Бу - көнгә 10 сум дигән сүз. Моңа дәүләт биргән 6,85 сум өстәлә. Билгеле, әлеге акчага әллә ни кыландырып булмыйдыр. Мәк­тәп яны бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш кенә җитми.
Кукмара вакыйгасыннан соң әти-әниләр социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерергә кереште. Янәсе, бистәнең башка мәк­тәпләрендә дә шундый ук хәл икән. "Әти-әни имзасын куйгач, барысы да иреклегә әйләнә инде. Балалары өчен борчылалар. Шуңа күрә ике генә түгел, өч капчык та алып килергә риза бу­ласың", - дип яза исемнәрен яшер­гән кешеләр. Икен­челәр моңа каршы чыга. "Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, көне-төне интернетта шикаять язып утыручы кавем барлыкка килде. Аларга язарга гына булсын, - ди алары. - 16 кило бәрәңгене 15-20 сумга тапкырласаң, 250-320 сум чыга. Шуннан бөлгенлеккә төшә­ләр­ме? 160 кило сорамыйлар бит. Әллә директор аны өенә алып кайта дип уйлыйсызмы?"
Гошер диясе генә калган
Кемдер бәрәңге җыйса, Балтач районының Бөрбаш мәктәбе укучылары ел саен 1 кило миләш һәм балан китерә. Аңа карап, беркем дә тавыш чыгарып йөр­ми. "Витамин бит ул. Аны суыткычта тотып, яз көне компотка кушып бирәбез. Йөрәккә бик фай­далы. Бәйрәм­нәрдә балан бәлеше пешереп, укучыларны сыйлыйбыз, - ди мәктәп директоры Гүзәл Бариева.
- Бәрәңге җыйган юк, аны үзебез үсте­рәбез, колхоз да бир­гәли. 16 кило бәрәңге җый­ган өчен проблема ясарга ки­рәкми. Шунда бер акыллысы гошер сә­дакасы булсын дип әйтә бел­мә­гән. Төн буе шул хакта уйлап яттым. Безгә дә китергә­лиләр".
Бөрбаш мәктәбендә 124 бала белем ала. Монда укучылар хә­ләл ризык ашый. Әти-әни­ләрдән айга 500 сум җыялар. Ике ел элек ике мәртәбә туклануга күчкән­нәр. "Баштарак акчасын кызганучылар да булган иде. Аның каравы балалар мәктәптән тук кайта. Икенче ашауга бераз гына соңга калсак: "Кайчан ашыйбыз инде?" - ди башлыйлар. Иртәнге ашта ботка, чәй бирсәк, төшкесендә ашы да, җи­ләк-җимеше, яшел­чә­се дә бар. Ит, балык мәсьә­лә­сен­дә дә проблема юк", - ди Гүзәл Бариева.
Ашадың, тамагың туйдымы?
Узган уку елында мәктәп аш­ханәләрен кем генә тикшер­мәде! Депутатлар, җитәк­челәр дә, бел­гечләр дә. Ризыкның күләме ким­лектән, яшелчә, җиләк-җи­меш­ләр­нең аз булуыннан, менюлардан гаеп таптылар. Тик­шерүне дә­вам иттерә­чәкбез, дигәннәр иде. Дөрес, әле уку елы башланды гына. Казан әти-әниләре арасында ризыктан зарланучылар булса да, акча күп китә дип дәгъва белде­рүче күренми.
Казан мәктәпләрендә ашау бәясе үзгәрмәде. Узган елдагы ке­бек ике мәртәбә тукланган башлангыч сыйныф укучылары көнгә - 80, ә бер ашау белән чик­ләнгәннәр 58 сум түли. Шәһәр әти-әнисенең айга 2 мең сумлап акчасы китә. Тик мәктәп ризыгына риза булмыйча, кибеткә йөге­рүчеләр дә очрый. Ашаганнары салкын, тәмсез, җитмәсә, чират та көтәсе бар икән. "Баланың туклану картасына акча салмыйча, кулына гына бирсәң, җыен шыр­дый-бырдый ала. Чират күп дип, кибеттән генә алып ашый", - ди ике бала атасы Рәшит Минһаҗев. Сүз уңаеннан, ил укучыларының яртысы гына мәктәп ашханәлә­рендә туклана, аларның 65 проценты кайнар азыктан баш тартмый.
Узган ел Казанның 20 мәк­тәбендә "Поел и доволен" дигән мобиль кушымта булдырылган иде. Аның ярдәмендә укучылар атна дәвамында нәрсә ашыйсын, ризыкның күләмен белеп тора. Риза булмаганнар ка­нә­гать­сез­лек тә белдерә ала. Ел дәвамында барлыгы 400 шикаять килгән.
- Элек әти-әниләрнең моң-зары ике атнадан гына килеп җитсә, хәзер 15-20 минуттан ук беләбез. Вакыт узгач, тикшереп йөрүдән файда юк. Хәзер департамент белгечләре шундук шикаятьне тикшерергә чыга, - ди Казан Азык-төлек һәм социаль тук­лану департаменты директоры Гүзәл Ананьева. - Хәзер бу мөм­кинлектән барлык укучылар да файдалана ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки