Әлмәт таңнары

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы урланган йөк машиналарын табарга ярдәм итүне сорый

Ел башыннан республикада йөк машиналарын урлау очраклары арткан.

5-9 гыйнвар көннәрендә Азнакай районының Актүбә поселыгында "Скорпион" автомойкасы тирәсендәге сакланмый торган машина кую урыныннан 12 метрлы полуприцеп белән КАМАЗ 44108 автомобиле югалган.

6 гыйнварда Зеленодольск районы Айша поселогында ике КАМАЗ-65201-60 машинасы урланган.

Алдагы урлау очрагы 13 гыйнвар көнендә күзәтелгән. Бу юлы угърылар КАМАЗ-65117 йөк машинасын берәүнең ишегалдыннан урлаган.

Йөк машиналары хәтта сакланыла торган машина кую урыннарыннан да эзсез югала. КАМАЗ-6520 машинасын нәкъ менә сакланыла торган стоянкада урлаганнар.

"Барлык югалган йөк машиналары да өлешчә сүтелгән булырга мөмкин",- дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Югалган йөк машиналары турында мәгълүматы булган кешеләр әлеге телефон номерларына шалтыратып хәбәр итә ала: 291-32-96, 291-40-36, по «телефону доверия» 291-20-02 (аноним).

http://www.tatpressa.ru/news/13001.html

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим