Әлмәт таңнары

Соңгы юлга озату тәртибе

Үлем турында исебезгә төшсә дә, без ул кадәр үк үлемнән курыкмыйбыз. Бакыйлыкка китүчеләрне ишетсәк тә, үзебезгә кагылмыйдыр кебек тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми. Нинди генә бай булсаң да, зур урында эшләсәң дә, үлемнән качып котылу мөмкин түгел. Вакыты җитсә, дарулар да, врачлар да ярдәм итә алмый.

Аллаһы Тәгалә: «Һәрбер җан иясе үлемне татучы, тиздән сез дә татырсыз. Берәү дөньядан үтсә, кылганнары белән очрашыр. Яхшылар җәннәт хәбәре белән сөендерелер, яманнарны ут газабы куркуга салыр. Бу дөнья сезнең өчен алдавыч бер уенчык кына», – диде («Гыймран» сүрәсе, 185 нче аять).

Һәр көнне без үлем хәбәре ишетеп торабыз, авылдашыбыз, хезмәттәшебез, яки берәр туганыбыз китеп бара. Якыннары вафат булгач, өйдәгеләр аптырап кала: хәзер нишләргә? Бу сорау белән безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә әлеге язмамны якташларыма бераз ярдәм булыр, Аллаһы ризалыгы өчен дип язарга булдым. Дустым Миңнегөл апа Мостафина һәм мәчет аксакалы Наил хәзрәт Мирсәетов Үзәк мәчеттә мәетләрне юып, соңгы юлга озаталар. Бу бик авыр хезмәт, ярдәмчесе авырганда Миңнегөл апага 2 мәртәбә үзем дә булышканым булды.

– Миңнегөл апа, якын кешең авыр хәлдә ятканда без, гадәттә, «Ясин» сүрәсе укыйбыз. Авыру тынычлана, хәле яхшырган кебек була. «Ләә иләәһә иллә-Ллааһ» әйтеп, якын кешебез бу дөньядан мөселман булып үтсен дип иман кәлимәсен әйттерергә тырышабыз. Үзе әйтә алмаса, без әйтәбез, кычкырып еламыйбыз, кычкырып сөйләшмибез. Имансыз китүдән дә зур бәхетсезлек юк, чөнки ул кешенең урыны мәңгелек җәһәннәм. Имансыз үткән кешегә бу дөньяда калучылар дога кылса да, ирешми. Сәгате җиткәч, ул соңгы сулышын алып җан бирә. Күзе ачык булса, йомдырабыз. Ә аннары нишлибез?

– Авызын ябып, ияген бәйләргә, йөзен һәм аякларын кыйблага каратып куярга кирәк. Мәетне юганчы, янында Коръән укылмый, саклаучылар дисбе тартып, салават әйтеп утыралар. Аннары полициягә, кирәкле эшләр тәмамлангач, ашыгыч ярдәмгә шалтыраталар. Үзәк мәчет белән элемтәгә кереп, мәетне кайчан юарга алып килү турында сөйләшенә. Без мәетне өчәр мәртәбә әгъзаларын юып, тәһарәт алдырабыз, гөсел коендырабыз һәм ак кәфенгә төреп, күрше бүлмәгә чыгарып куябыз. Анда имам һәм якыннары, туганнары җеназа намазы укый. Шуңа күрә мәет озатырга килгәндә кешеләр тәһарәтле булсалар иде. Җеназа намазыннан соң имам зияратка озата, дога укый. Мәетне китерергә транспортлары булмаучыларга мәчеттән машина барып алырга да мөмкинлек тудырылган.

Без, мөселманнарда, татарларда мәетне күмгәндә кычкырып елау тыела, чөнки бу мәеткә авырлык китерә, тынычсызландыра. Мәетне исә үлгән көнне үк күмү хәерле.

– Наил абый, сез ирләрне юып озатасыз. Зияратта дога кылып, күмәсез. Мөселман кабере өстенә чәчкәләр, веноклар куюга ничек карыйсыз?

– Бу кирәксез гамәл, акча исраф итү. Үлгән кешегә чәчәк кирәми, аңа дога кирәк, аның турында «Яхшы иде», дип искә алулары кирәк. Шулай ук зур ташларга рәсемнәрен куеп, мәетнең каберен авырайтып кую сөннәт гамәл түгел. Мәетне күмеп кайткач та аны онытырга ярамый, рухы өчен догалар кылып яшәргә тиешбез.

– Наил хәзрәт, мәетне җеназа укымыйча күмү мөселманча булмый, шулай ук кием кидереп күмү дә шәригатьчә түгел. Бүгенге көндә кайбер өлкәләрдәге татар авылларында җеназа укырга гыйлемле ир-атлар юк. Шуңа күрә җеназаны белемлерәк хатын-кызлар башкара. Аллага шөкер, Татарстанда хәзрәтләребез дә, абыстайларыбыз да җитәрлек. Димәк, безне андый куркыныч көтми. Сез якташларыбызга тагын нәрсә киңәш итәр идегез?

– Бүгенге көндә кайбер милләттәшләребезне хастаханәдә шлангадан су сиптереп юып кына озаталар. Ә бит, җәмәгать, һәр нәрсәнең үз тәртибе. Җеназа намазы укып күмү шартлары да бар: үлгән кеше мөселман булырга тиеш; мәетнең шәригатьчә юылган, кәфенгә төрелгән булуы зарур. Ә хастаханәдән кабат мәчеткә юарга китергәндә күбесенең артлары пычрак (нәҗесле) була. Мәетне юганда кимендә өч кеше булырга тиеш. Алар догаларын укып, бөтен җирен пөхтәләп юа. Ә хастаханәдә бер генә кеше су сибеп җибәрә. Шуны да исәпкә алсагыз иде, якыннарыбыз үпкәләп китәрлек булмасын! Соңгы юлга җиренә җиткереп озатырга кирәк.

Һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр бирсә иде. Исән вакытта бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Кычкырышып, талашып аерылышырга түгел, ә исән вакытта елмаешып, кочаклашып хушлашыйк. Бу дөнья бер мизгел генә, үкенечкә калмасын. Аллаһы Тәгаләнең җәннәтләрендә очрашырга насыйп итсә иде.

Рәйханә Ханнанова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноябрь 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноябрь 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим