Әлмәт таңнары

Ә син белә идеңме?

• Русиядә көн саен 710 янгын чыга, аларда 40-лап кеше үлә.

•Җир йөзендә иң киң таралган хатын-кыз исеме - Анна. Аны 100 миллион хатын-кыз йөртә.

• Иң популяр ир-ат исеме - Мөхәммәт.

• Өлкән яшьтәге кешеләр бигрәк тә Швециядә күп (24 процент). Ә иң азы

-Кувейтта (2 процент).

• Швециядә 300 000 кеше Карлсон фамилияле.

• Америкада ике студентның берсе 40 яшькә җиткәч миллионер булырмын дип исәп тота.

• Япониядә мәетләрнең 93 процентын яндыралар, Англиядә - 67, Америкада - нибары 12 процентын.

• 1950 елда Кытайда уртача гомер озынлыгы 35 яшь тәшкил иткән, ә 2000 елга бу сан 70 яшькә җиткән.

•Җир йөзендә ир-атларның —10, хатын-кызларның 8 проценты сулагай.

• Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр гомерләренең 6 аен светофорның яшел уты янганын көтүгә сарыф итә.

• Бер кеше үз гомерендә уртача 100 000 чакрым җәяү юл үтә.

• БМО мәгълүматлары буенча, җир йөзендә көн саен 250 000 бала туа, ягъни секунд саен өч бала.

http://shahrichalli.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноябрь 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноябрь 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим