Әлмәт таңнары

СИХЕРНЕ СИХЕР БЕЛӘН ДӘВАЛАП БУЛАМЫ? (СОРАУ-ҖАВАП)

“Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?”

Интертат.ру электрон почтасына Рәмзия юллаган бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

- Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай сөйләгән: “Аллаһ Рәсүленнән сихерне (икенче бер сихер белән) дәвалау турында  сорагач, ул: “Бу – шайтан гамәлләренең берседер”, - дигән. Сихерне җеннәр кабиләсенең сихер өчен җаваплы башлыгына, аннан ярдәм һәм шәфәгать сорап мөрәҗәгать итә һәм шуның белән зур гөнаһ эшли, тирән мәҗүсилеккә бата. Әгәр дә үзе башкарган сихерне ул сихерче үзе ала икән, бу Аллаһ ихтыярында. Ә инде сихерне башка сихерче эшләгән икән, сихерләнгән бу кешедән җеннәр барыбер  чыгып китмәскә мөмкин. Иманын җуйган кешегә мөрәҗәгать иткән һәм шайтаннардан шәфәгать сораган кеше бик зур гөнаһ эшли. Бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһының җәзасын алырга лаек.

http://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    607 кеше тавыш бирде