Әлмәт таңнары

Республика акциясендә җиңүчеләр арасында Резеда Мөхәммәтдинова да бар

Резеда МӨХӘММӘТДИНОВА: «ӘТ» хатасыз, дөрес, саф татарча сөйләшергә өйрәтә»

Алтынчы ел рәттән «Татмедиа» АҖ газета-журналларга иң актив язылучылар арасында «Подписка өчен телевизор!» акциясе оештыра. Анда катнашу өчен «Татмедиа»ның ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм язылу квитанцияләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк. Татарстанның һәр районында подписка өчен иң зур сумманы түләгән бер абүнәче кызыксындыру призына да ия була. Быел Әлмәт районыннан иң күп язылучы дип Резеда Мөхәммәтдинова танылды.

Резеда безне - «Әлмәт таңнары» коллективын, ә без, киресенчә, аны яхшы беләбез. Күршедә генә эшли - Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге өлкән инспекторы, эчке служба майоры. Хәреф таный белгәннән бирле газета укып үскәнгә (укытучылар нәселеннән), аның өчен ярты елга бер почтага барып күңелгә ятышлы газета-журнал алдыру язылмаган тормыш кагыйдәсе кебек. Быел да дүрт вакытлы матбугатка язылып, квитанция күчерелмәләрен кирәкле адреска юллый. Нәтиҗәсе озак көттерми - иң күп язылучы буларак кызыксындыру призы аныкы!

- Ничек район газетасын укымаска мөмкин? Һәр район кешесе, аеруча җитәкчеләр үзләре яшәгән төбәк газеталарын алдырырга бурычлы, минемчә. Республика матбугаты ул районны барыбер барлык нечкәлекләре белән яктыртып бетерә алмый. Район газеталарында исә бөтен район «яши» дияргә була. Кайда, ничек, нәрсә булган - һәммәсе тәфсилләп язылы. Барлык матбугат арасыннан «Әлмәт таңнары»на беренче булып язылам. Хатасыз язарга, дөрес һәм саф татарча сөйләшергә өйрәтә торган бердәнбер газета ул, - дип безне мактаудан башлады сүзен Резеда.

Быел да ул район газеталарына, балалар журналларына язылган. «Туганайлар» газетасын да яратып укый икән. Дөрес, күп очракта яңалыкларны интернет һәм телетапшырулар аша белә. Әмма анализлап язылган газетаны бернәрсә дә алыштыра алмый дип саный. Үзе дә шул өлкәдә эшләгәч, басма матбугатның исенә үк мөккибән:

- Чаллыда әле студент чакта ук «Көмеш кыңгырау» газетасында, аннан «Керәшен сүзе» дигән басмада эшләдем. Каләм ияләренең нинди авыр да, кызыклы да һөнәр кешеләре булуын бик яхшы беләм. Әти-әнием дә һөнәрләре буенча укытучылар. Безнең өйдә гел китаплар һәм журналлар булыр иде. Шуңа да минем өчен язу, уку, һәрвакыт мәгълүматлы һәм белемле булу - канга сеңгән тормыш рәвеше.

Татар телен саклап калу хакында да аның белән күрешкән саен сөйләшәбез. Туган телдәге газета-журналларга өстенлек биргән абүнәченең дә моңа үз фикере бар:

- Әлмәт халкын урыслашкан, шуңа күрә татар теле икенче планга чыга, диләр. Язылучылар да шуның өчен кими, имеш. Ләкин чит илләрдә яшәп тә, үз телләрен онытмаган, татар язмаларын интернеттан эзләп табып укучылар бар бит! Монда әйләнә-тирә мохитнең роле бик кечкенә, минемчә. Кешенең туган телгә ихтирамы көчле булса гына, ул аңа йөзе белән борылачак, белмәсә дә ана телен өйрәнәчәк. Милләтен, ата-бабасын, әти-әнисен хөрмәт иткән һәркем татар телендәге газета-журналларны яздырып укырга тиеш! Телне саклау иң элек әнә шуннан килә, - диде Резеда.

«Татмедиа» оештырган акциягә килгәндә, Резеда аны язылучыларны саклап калу һәм арттыру өчен иң отышлы этәргеч дип билгеләде. Киләчәктә хәтта иң төп приз - телевизор отса да, басмаларга язылуын дәвам итәчәгенә дә ышандырып калды.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки