Әлмәт таңнары

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Тарасовага Татарстан 2,5 млн акча түли

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда көмеш медаль яулады.

Татарстаннан фигуралы шуучы Евгения Тарасовага Олимпиадада көмеш медаль яулаган өчен 2,5 млн сум бирәчәкләр. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында”гы карарда билгеләнгән.

Документта әйтелгәнчә, Олимпиада, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары җиңүчеләре өчен бүләкләү күләме 4 млн сум тәшкил итә. Икенче урын алучыларга - 2,5 млн сум, өченче урындагыларга 1,7 млн сум бирәчәкләр.

 

Евгения Тарасова Владимир Морозов белән Пхенчханда фигуралы шуучыларның команда турнирында Олимпиада уеннарының көмеш призеры булды.

Алексей Анисимов

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 май 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 май 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим