Әлмәт таңнары

Ныклы гаиләнең нигезе нәрсәдә?

- Сезнең гаилә шәһәр белән бер елны төзелгән. Тормышның ачысы да, төчесе дә күрелгән, сөенечле вакыйлар да кичерелгән. Гаилә булгач, анда төрле вакытлар, үпкәләшүләр дә булгандыр. Мондый очракларда кем беренче юл куя иде?

Нәсимә Әхтәмова, хезмәт ветераны:

- Әйе, быел ноябрь аенда безнең гаиләгә дә 60 ел тула. Ислам белән танышканыбыз әле дә хәтердә. Мин Сарман якларыннан бирегә эшкә килеп, апаларда яши идем. Алардан ерак түгел генә ипи кибете бар иде. Шунда чиратта торганда кибеткә ашыгып кына бер егет керде дә, миңа да чиратсыз ипи алып бирде. Менә шуннан аның белән танышып киттек һәм ноябрь аенда өйләнештек тә. Мин Әлмәткә килү белән төзелешкә буяучы булып урнашкан идем, лаеклы ялга чыкканчы, 1986 елга кадәр шунда эшләдем. Ислам бик әйбәт кеше булып чыкты. Беркайчан да ачу саклап, гаеп-кыек эзләп йөрмәде. Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормагандыр. Үпкәләшкән чакларда мин дәшмичә йөрсәм, Ислам беренче булып сүз башлап, киеренкелекне бетерә иде. Тәртипле һәм тәүфыйклы өч бала тәрбияләп үстердек.

- Гаилә кешене үзгәртәме?

Регина Ганиева, электр элемтәсе инженеры:

- Әлбәттә, үзгәртә, һәм бу гаҗәп тә түгел. Ник дигәндә, бергә яши башлагач бер-береңнең моңа кадәр күренмәгән яклары, сыйфатлары ачыклана. Әгәр гаиләңне саклап каласың килә икән, сиңа үзгәрергә, гаиләгә яраклашырга туры килә. Чөнки һәркем төрле мохитта, төрле традицияләрдә тәрбияләнә. Минем тормышка чыкканыма өч ел. Үземне яхшы якка үзгәрдем, сабырландым дия алам. Тату яшәү өчен бер-береңне аңларга тырышырга, ышанырга һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт хисләрен сүрелдермәскә кирәк. Уртак мәнфәгать һәм максат булдырырга, вакытны күбрәк бергә уздырырга кирәк дип исәплим. Без әнә шулай эшләргә тырышабыз. Бәхәсләрсез дә булмый инде ул. Чынбарлык бәхәстә туа дип белми әйтмәгәннәрдер. Мондый очраклардан соң татулашу бик тә күңелле. Иң мөһиме, чикне белергә, тупаслыкка юл куймаска һәм бер-береңә төртмәле сүзләр яудырмаска кирәк дип исәплим.

- Катнаш никахларга карашыгыз?

Булат Шәфигуллин, "Яңа гасыр" телекомпаниясе корпункты операторы:

- Теге милләт кешесе начар, бу милләт кешесе мондый дип әйтеп булмый, әлбәттә. Төрле кеше бар. Барысы да кешенең үзеннән, аның эчке дөньясыннан тора. Мисал өчен, минем апам рус егетенә тормышка чыкты, Рязаньда яшиләр. Балалары Мәскәүдә яши һәм, әйтергә кирәк, икесе дә ислам динен тота. Шулай да киләчәк тормыш өчен ир белән хатын бер милләттән, бер диндә булса яхшырактыр. Яшьрәк чакта бу аерма сизелми. Ләкин тора-бара, мәсәлән, балага исем кушу, сөннәткә утырту, аларны башлы-күзле иткәндә никах укыту кебек сорауларда бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә син катнаш никахка керергә уйлагансың икән, барысы хакында да алдан ук сөйләшергә кирәк. Минем үземнең дә хәләл җефетемнең әтисе татар, әнисе рус милләтеннән. Беренче очрашуда ук аңа: "Син үзеңне нинди диндә дип исәплисең?" - дигән сорау бирдем. Ул: "Син кайсында - мин шунда", - дип җавап кайтарды. Гаилә корганыбызга 13 ел. Тату гына гомер кичерәбез.

- Сезнеңчә, ныклы гаиләнең нигезе нәрсәдә?

Рәмзия Вафина, 17 нче мәктәп мөгаллимәсе:

- Без бергә 35 ел гомер итәбез. Тату яшәү өчен сабыр булу, бер-береңә юл куя белү, ярату, ихтирам итү кирәк. Бу сыйфатлар - безнең гаилә юлдашы. Үпкәләшкән чакларыбыз бик сирәк. Алар булганда кухняга чыгып, кара-каршы утырып чәй эчәбез дә, барлык үпкәләр бетә... Улыбыз һәм кызыбызны да шуңа өйрәттек. Алар да башлы-күзле, биш оныгыбыз бар. Без бүген бик бәхетле гаилә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим