Әлмәт таңнары

Моңа иң зур галимнәр дә аңлатма бирә алмый

Табигатьтә бүген дә хәтта иң акыллы галимнәрнең дә башы җитмәслек могҗизалар бихисап. Менә шуларның берничәсе.

Шар формасындагы яшен
Аның турында барыбызның да ишеткәне бар. Кайсыберләрнең күргәне дә бардыр. Ул - шар формасындагы табигый электр разряды. Әмма галимнәр бу күренеш турында бернинди аңлатма да бирә алмый.

Җырчы комнар
Күп ком булган урыннарда, чүллекләрдә җил вакытында ком бөртекләре "җырлый" башлый. Барлыкка килгән көйләрне бер километр ераклыкта да ишетеп була. Алар төрле вакытта я көлгән, я елаган, яисә үксегән тавышларга охшаш төрле көйләр чыгара. Ни өчен һәм ни рәвешле комнан мондый тавышлар чыкканлыгы берәүгә дә билгеле түгел.

Хессдален үзәнендәге утлы шарлар
Шарлы яшеннәрдән аермалы буларак, галимнәр Норвегиянең Хессдален үзәнендәге утлы шарларны тикшереп карауга ирешкән. Нәтиҗәдә алар дистәгә якын энергетик укмашкан әйберләрне билгели алган. Болар - төрле зурлыкта булган, төрле тизлек белән хәрәкәт иткән һәм төсләрен үзгәртеп торучы утлы шарлар. Бүген бу урын үзенең билгесезлеге белән күпләрне җәлеп итеп тора.

Кыек урман
Ул Польшада урнашкан. Берничә йөз наратлы зур булмаган бу урман моннан 80 ел элек утыртылган. Хикмәт шунда: агачларның барысы да бормалы-сырмалы, туп-туры үскән бер генә нарат та юк. Урманның болай кыек булуына фаразлар төрле: кемдер табигатьнең гаҗәп күренеше дип саный, кемдер кешелек факторына сылтана, әмма фәнни күзлектән бу сернең чишелешен таба алмыйлар.

"Иблис чәйнүге" шарлавыгы
АКШның Миннесот штатында Брул елгасы ага. Кыяга җитәрәк ул икегә аерыла. Уң як агымы, кыядан агып төшкәннән соң, юлын дәвам итә. Ә сул агым тарлавыкка агып төшә һәм аның ары таба кая киткәнлеге - билгесез. Шуңа бу су иблискә чәйгә китә дип әйтәләр.

"Тавыш-тынсыз" яшеннәр
Венесуэлада Кататумбо елгасы Маракайбо күленә койган җирдә еш кына яшеннәр салютын күзәтергә мөмкин. Кайчакта сәгатенә ике йөздән артык яшен яшьнәвен күрергә була. Гадәттә, яшен вакытында без башта аның ялтыравын күрәбез, ә берничә секундтан тавышын ишетәбез. Әмма әлеге җирдәге яшеннәрнең тавышы юк.

Билгесез "желе"
Кайсыбер үсемлекләрдә гадәти дерелдәвеккә (желе) охшаш әйбер күрергә мөмкин. Бу күренешне 14нче гасырда ук исәпкә алганнар. Үтә күренмәле ябышкак материал берникадәр вакыт үтүгә билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыга. Субстанциянең барлыкка килү сәбәпләре дә ачыкланмаган.

http://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки