Әлмәт таңнары

Әлмәттә төрле закончалыклы органнарга берничә чакырылыш депутат булып сайланган шәхесләрне хөрмәтләделәр

Районда һәм шәһәрдә бу көннәрдә Әлмәтнең 60, Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары бара.

Төрле закончалыклы органнарга берничә чакырылыш депутат булып сайланган шәхесләрне дә җыйды юбилейлар.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында авыл Советы депутатлары да, район, шәһәр, Дәүләт Советларына, РФ Дәүләт Думасына, элеккеге елларда Югары Советларга халык ышанычлылары булып сайланучылар да бар иде. Аларның һәммәсе - шәһәр үсешендә эз калдырган мөхтәрәм затлар.

- Сезнең тырышлык белән шәһәребез республиканың гына түгел, Россиянең дә заманча, төзек, иң матур шәһәренә әйләнде, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов, аларга мөрәҗәгать итеп. Чыгышта Әлмәтнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәркемгә - депутатларга да, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, әлбәттә инде, нефтьчеләргә зур рәхмәт сүзләре, изге теләкләр җиткерелде. Ә кайбер депутатларга "Әлмәткә 60 ел" билгесе тапшырылды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, шәһәр һәм районның мактаулы гражданины Ришат Әбүбакировның да уртак хезмәт еллары турындагы хатирәләре якты, күңелле. "Бүген биредә барлык чорның да кворумы җыелган. Сез безне шәһәр һәм районны яратырга, эшләргә, үзегез нигез салган данлы традицияләрне дәвам итәргә өйрәттегез. Калабыз белән горурланабыз, аны яратабыз", - диде ул.

- Нефть безнең яраткан калабызны төзеде. Бүген Әлмәт Татарстанның гына түгел, Россиянең дә сәнәгать үзәге. Депутатлар һәрвакыт җитәкчеләрдән шәһәрне үстерүләрен таләп иттеләр. Шулай итеп беренче троллейбус линияләре, Мәдәният һәм Спорт сарайлары, заводлар, сәламәтлек саклау объектлары төзелде, авылларга газ сузылды. Авыл хуҗалыгына да ел саен кыр эшләре вакытында булышлык күрсәтелә. Депутатларыбызның тәҗрибәсе башка төбәкләргә таратылды. Шәһәр мәдәният, фән, сәнәгать, спорт, медицина үзәгенә әверелде. 60 ел дәвамында депутатлар, нефтьчеләр, заводлылар, төзүчеләр, крестьяннар тарафыннан эшләнгәннәр белән горурлана алабыз, - диде Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Виктор Городний, нефтьче депутатлар исеменнән чыгыш ясап.

Кем генә сүз алмасын, һәрберсе Әлмәтнең үзгәрүен, аның белән хаклы рәвештә горурлануын билгеләп үтте. Төрле еллардагы депутатлар белән шундый очрашу оештырулары өчен муниципалитет җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре дә еш яңгырады.

Надежда Мягдеева, Әлмәт махсус гомумбелем бирү мәктәп-интернаты директоры:

- Мин 90 нчы елларда ике чакырылыш шәһәр Советы депутаты булып сайландым. Икесендә дә президиум әгъзасы идем. 90 нчы еллар финанс ягыннан катлаулы чор иде бит. Шулай булуга да карамастан, депутатлар көн кадагындагы сорауларны чишә алдылар. Республикада мондый чишелешләр булмау сәбәпле, кайбер очракларда пенсионерларның, инвалидларның проблемаларын хәл итү өчен аларга үз акчаларын да кертергә туры килде. Реабилитация үзәге директоры булгач, миңа нигездә инвалид балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә иде. Мисал өчен, тулай торакта яшәүчеләр. Күп кенә сораулар уңай хәл ителде, фатирлар бирделәр. Һәрвакыт йөгерергә туры килсә дә, ул чорны иң гүзәл елларым дип исәплим. Депутат йөге җиңел түгел, халык ышанычлысы булу өчен иң беренче чиратта гаделлек таләп ителә. Әгәр депутатның финанс мөмкинлеге дә булса, бигрәк тә яхшы. Форсаттан файдаланып, һәркемне юбилейлар белән тәбрик итәм. Шәһәребездә матурлык тудыру өчен һәркем өлеш кертте. Мин Әлмәтне бер генә шәһәргә дә алыштырмыйм.

Разил Ибраһимов, Колшәрип авылында яшәүче:

- Мин район Советына да, авыл Советына да депутат булып сайландым. Алты ел Колшәрип авылы Советы рәисе булып та эшләдем. Авыл халкын юллар, су проблемасы борчый иде. Байтак кына проблемаларны чиштек ул елларда. Чүп түгү урыннары, вак таштан юл салынды. Шәһәр үсешенә өлеш керттек дип уйлыйм. Әлмәт безнең өчен кояш кебек булды.

Хәмит Кавиев, "Татнефть" ААҖнең контрактлар белән эш итү бүлеге начальнигы:

- Мин күп тапкырлар депутат булдым. Бер генә срок ял итеп алдым. Безнең чор үзгә булды. Хәзер сөйләсәң, ышанмыйлардыр да. Күп әйбергә талон иде. Гаилә корырга ниятләүчеләр тегемен-монысын юнәтү гозере белән килә иде. Кешеләрдә телефон юк, йорт салырга урыннар җитми, су, юллар юк. Белоглазов урамында яңгыр сулары агу өчен канализация булмау да зур проблема тудырды. Депутатлар белән көчтән килгәнчә бергәләп бу сорауларны чиштек. Телефон кертү буенча республикада беренче урынга чыктык. Шәхси секторда юллар салына башлады. Суүткәргечләрдәге өзеклекләрне киметү өчен авария төркемнәре ясадык, торбаларны алыштырдык. Мәктәпләр җитми иде. Безнең чорда уку хәтта өч сменага җитте. Без, Түбән Мактама бистәсе җирлегеннән сайланган депутатлар, хәзер дә бик тату эшлибез, проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Әлмәткә килгәндә, ул минем өчен иң кадерле исемнәрнең берсе. Мин Мактамада тудым, гомерем буе монда яшәдем. Бүтән җиргә дә эшкә чакырып карадылар, китәсем килмәде. Шәһәрнең матурлануы ул шатлык кына, ә бу эшкә өлеш кертә алу - зур бәхет, кешеләргә файда китерә алу - сөенеч.

Марат Мәгъдиев, "Татнефть" ААҖ Татарстан геология-разведка идарәсе начальнигының экология һәм гидрогеология буенча урынбасары:

- Бу очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт. Ул безгә тагын бер кат яшьлегебез башланган чорга, иҗади елларыбызга күз салырга мөмкинлек бирде. Биредә зур Татарстан нефтен булдырган буын кешеләре, кызыклы шәхесләр. Депутатларның күпчелеге - "Татнефть"тә хезмәт куючылар. Депутат булу ул предприятие белән җитәкчелек итүдән тыш конкрет кешеләр өчен җаваплылык та өсти. Бу бөтенләй башка дәрәҗәдәге җаваплылык. Мин шәһәр Советы, Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы депутаты булдым. Депутат буларак, сайлаучыларың белән йөзгә-йөз очрашасың, сиңа мөрәҗәгать итә алмасалар, хат җибәрәләр. Әлбәттә, алар үтенечен үти алырга мөмкинлегең булып та, үти алмасаң, җаның тынычлык бирмәячәк. Миңа ышаныч күрсәткән 15 район туганнарым кебек. Һаман да җитәкчеләр һәм кешеләр белән аралашып торам. "Татнефть" минем Ватаным дип әйтәм, чөнки гомерем буе биредә эшләдем, Әлмәт миннән кеше ясаган шәһәр. Ул миңа әнием кебек: тәрбияләде, таләпчән итеп наказларын бирде, кирәк булганда орышты, кичерде...

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим