Әлмәт таңнары

"Меңләгән мөселманның хайван кебек суелуын күрмәмешкә салышалар"

Кешелек дөньясы соңгы көннәрдә тарих битләренә тагын бер зур канлы тамга сызып куйды: Азиядәге Мьянма дәүләтендә Аракан суешы дип аталган вәхшәт килеп чыкты. Шул төбәктә гасырлар буе яшәгән һәм ислам динен тотучы рохинджа дип аталган халык канга батырылды, 3 меңнән артык мөселман хатын-кызы һәм балалар, тыныч халыкның башка катлаулары рәхимсез...

Әлеге вакыйгадан соң социаль челтәрләрдә бик күп фото һәм видеофактлар таратылды, арада фейклар да күп. Ялган фото һәм видео үрчетүнең максаты да аңла­шыла башлады: ниндидер көчләр Бангладеш белән Мьянма чиге арасында яшәүче җәберләнгән халыкның фаҗигасен яшерергә, аны булмады, ялган хәбәр дигән тәэсир тудырырга омтылды. Дө­ресен генә әйткәндә, рохинджа кавеменең җәберләнүе инде күптән бара. Өйләреннән куу, торакларын яндыру, мәзлүмнәрне үтерүләр бер генә тапкыр оештырылмады. Халыкара җәмәгать­челек бу фактларга тиешенчә игътибар итмәде, күз йомарга тырышты. Тик инде ерткычлык күре­нешләре күрмәмешкә салышудан узган иде.
Россиянең мөселман активистлары, аерым алганда, адвокат Морад Мусаев Мьянмага барып ким­сетелгән халыкның хәлен җиңе­ләйтергә, аның проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә омтылды. Мусаев әйтүенчә, быел җәй буе Мьянмадан хәвефле хә­бәр­ләр килеп торган, яшь егетләр юкка чыгу, картларга һөҗүм итү, кавемнәр арасындагы бәрелеш­ләр саны арткан, мәчетләрне һәм мәктәпләрне җимерү гадәткә әй­ләнгән, полиция хезмәткәрләре мөселманнарның өй­ләренә тук­тау­сыз һөҗүм итеп торган, бер сәбәпсез кулга алулар ешайган, кулга алынганнарны йолу өчен зур күләмдә ришвәт соралган. Кыер­сытылуларның саны чиктән ашкач, рохинджаларның сабыр савытлары тулып ташыган, берничә дистә кайнар башлы кавемдәшләр кораллы көрәшкә күтәрелгән, чик буе полициясенә август аенда зур югалтулар салынган. 1948 елда оешкан күпчелек халкы будда динен тотучы Мьянма (Бирма) составына үз теләкләреннән башка кертеп калдырылган рохинджа халкы дистә еллар буе алып барылган геноцидка шул рәвешле чик куярга теләгән. Геноцидның масштабын күз алдына китерү өчен, саннарга күз салыйк. Дистә еллар элек Берләшкән Милләтләр Оешмасы рохинджаларның саны 4 миллион булса, бүген алар 1 миллион ти­рәсе генә.
Мьянмадагы Аракан конфликты кискенләшкәч, БМОда махсус резолюция кабул итәргә омтылыш булды, тик Рейтер агентлыгы бу резолюциягә Кытай һәм Россия вето салдылар дигән хәбәрләр таратты. Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Захарова бу хә­бәрне фейк дип белдерде. Фейк яңалыкларның бүгенге көн сәя­сәтендә зур урын алып торуы сер түгел, шуңа күрә хакыйкать сы­зыгының каян үтүен аңлау да кыен. Бер генә нәрсә ачык: ниһаять, Мьянма иттурагычы зур сәясәтнең эре калибрлы тупларын хәрәкәткә китерде, вәхшиләрне яклау позициясен алу стратегик яктан уңыш­сыз була башлады.
Аракан тегермәнендә тартылган язмышлар Россия мөсел­ман­нары арасында аеруча зур протест һәм рәнҗетелгәннәр белән теләк­тәшлек дулкыны кузгалтты. Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров үзенә генә хас харизма белән Мьянма башкисәрләренә мөнәсә­бәт турында: "Әгәр Россия җинаять эш­ләүче шайтаннарны якласа, мин Россия позициясенә каршы", - дип әйтеп ташлады. Рамзанның сүз­ләре аның белән Путин арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләш­те­рергә теләүчеләрне учларын уарга этәрде, хәтта ике җитәкчене чәкәләштерергә теләүчеләр барлыкка килде. Чит илдә очрашулар алып баручы Россия Президенты бу теләкләргә дипломатик рәвеш­тә чик куйды, теләсә кайсы граж­данинның, шул исәптән төбәк җи­тәкчеләренең дә мондый мәсьә­ләләрдә үз позициясе була алуын искәртеп, Аракан фаҗигасе уңа­еннан ясалган белдерүне Россия­дә сәяси тетрәү дәрәҗәсенә җит­ке­рергә теләүчеләрнең авызын томалады. Кадыйров та дипломатик чигенү ясады, сүзләре журналистлар тарафыннан бозып күрсәте­лүен әйтте, Мьянма мәсьәләсендә Россиянең позициясе Чечня лидерыныкы шикелле үк икәнен аң­латты.
Мәскәүдә мөселманнарның Мьянма илчелеге каршында оештырылган күпмеңлек протест митингы Россия оппозициясенең шо­винистик лидеры Навальный­ның кытыгына тиде, ул митингта берәүнең дә полиция тарафыннан кыйналмавы һәм кулга алынмавы уңаеннан эче пошуын белдерде. Мөселманнар бакчасына таш атарга теләүчеләр Россия мәгълүмат кырында тагын да табылды, вәхшәт уңаеннан протест белдерү һәр намуслы һәм аек акыллы кешенең табигый халәте икәне онытылды. Рус оппозициясенең мөселманнарга мөнәсәбәтен дә, нахакка кеше үтерүләргә һәм гаепсезгә рән­җетүләргә карашын да ачып салды әлеге вакыйга. Югыйсә үзен гаделлек көрәшчеләре дип атаучы россияле оппозиционер-гыйсъян­чы­лар, хак юлдан атласалар, мәз­лүм­нәрне яклап, мөселманнар бе­лән бер сафка басарлар иде. Ә болай үзләренең карагруһчыл асылларын, битлек астындагы расачыл һәм шовинист йөзләрен генә ачып күрсәттеләр.
Аракандагы фаҗига зур сәя­сәтнең эре лидерларының да йөзләрендә нинди чалымнар булуын күрсәтте. Гадәттә демократия дип, кеше хокуклары дип амбразурага ташланырга әзер торган көн­батыш лидерлары авызларына су капты. Бары тик моннан берничә ел элек Израиль җитәкчесенең йөзенә бәреп: "Балалар үтерүче", - дип халыкара җәмәгатьчелек алдында ярсып әйткән кабатланмас Эрдоган гына үз амплуасында калды, Мьянма вәхшәте уңаеннан берь­юлы барлык чаңнарга да какты: БМОга мөрәҗәгать итте, Ислам конференциясенә керүче илләр лидерларын уятырга тырышты, Мьянманың тышкы эшләр министры белән телефон аша элемтәгә чыкты. Бу юлы да фейкларсыз гына булмады, астыртын көчләр: "Эрдоган Мьянмага төрек гаскәрләрен җибәрәм дип әйтте", - дигән ялган хәбәрләр таратылды. Бу юлларны язар алдыннан Индонезия тышкы эшләр министрының хаксызга рәнҗетелгән рохинджа халкын яклап сөйләшүләр алып бару өчен Мьянмага килүе мәгълүм булды. Боз урыныннан кузгалыр, үз Ватанында килмешәк дип игълан ителгән кавем якланыр, аңа элементар дәрәҗәдә булса да куркынычсызлык гарантияләнер дигән өмет уянды.
Мьянма вакыйгасы уңаеннан Россиядә будда динен тотучыларга һөҗүм итәргә чакырулар да ишетелгәләде. Мондый уйланмаган һәм башсыз-экстремистик фи­керләр туа калганда да, аларны күңелеңдә бикләп калдыру хәер­лерәк. Җир шары бик кечкенә, аның бер почмагында купкан дулкын икенче почмакта бик куәтле цунами китереп чыгарырга да мөмкин. Бер кавем дә икенчесен­нән өстен түгел, бер дин вәкилен дә дине өчен генә эзәрлекләргә һәм җәзага тартырга ярамый. Куркынычсызлык өчен мөһим булган бу аксиома һәр кешегә бала чакта ук тәрбия белән салынырга тиеш югыйсә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин:
- Без һәрвакыт террорчылык һәм экстремизм очракларына каршы. Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Бу бит меңләгән кеше! Аларның каны Европа кешесене­кенә караганда түбәнрәк бәялә­нә­мени? Кызганыч, Европа кеше­се­нең гомере Азиядә яшәүченекенә караганда йөзләгән мәртәбә кыйм­мәтрәк санала. Европада бәйрәм вакытында корбан чалуны гаеп­лиләр. Шул ук вакытта Мьянмада меңләгән мөселманның хайван кебек суелуын күрмәмешкә салышалар. Бу ике төрле стандарт дип атала. Без кешеләрнең игътибарын бу проблемага җәлеп итә­без. Үзе­безнең "Зәкәт" фонды аша акча җы­еп, кешеләргә җитке­рә­себез килә. Бангладеш чиге янында качаклар лагере бар. Без аларга ярдәм итә алырбыз дип уйлыйм. Мьянмадагы дин кардәшләре­безне әлеге авыр минутларда якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга тиешбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки