Әлмәт таңнары

Әлмәттә шарлавыклы буаларны үзгәрешләр көтә [+ ФОТОЛАР]

Әлмәт эченнән агучы инешләр кайчан да булса матур шарлавыклы буаларга әйләнер дип беркем дә уйламагандыр.

Бүген алар шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның иң яраткан урыннары. Калабызның туган көненә ул тагын да үзгәрәчәк.

Әлмәтнең туган көненә бөтенебезне дә шатландырырлык файдалы бүләк ясау күркәм традициягә әйләнде. Тарихка күз салсак, шарлавыклы буаларның беренче чираты да шәһәрнең 50 һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгына төзелде. Тагын 10 елдан соң, ягъни 2013 елда нәкъ шушы вакытта аның җиденче чираты куллануга тапшырылды. Шулай итеп кайчандыр сазлык һәм ташландык булган инеш нефтьчеләр тырышлыгы белән Әлмәтнең визит карточкасына әйләнде. Халык кына түгел, хәтта кыр үрдәкләре дә үз итте шарлавыклы буаларны. Кышны да монда гына чыга башладылар.

Һәм менә быел Экология елы уңаеннан тагын биредә күңелле үзгәрешләр көтелә. Эшләрнең монысын да Шәһәр көнендә файдалануга тапшыру планлаштырылган. Бу юлы заказчы - ГИСУ.

Шарлавыклы буаларның Үзәк мәчет белән мунча арасындагы участогында бүген эш гөрли. Төзүчеләр җир өслеген алу, баганалар кагу белән мәшгуль.

- Монда нигездә балалар мәйданчыгы булачак, - диде безгә капиталь төзелеш идарәсе бүлеге начальнигы Лариса Максимова. - Резина япмалы мәйданчык 4320 квадрат метрлы урында ясала. Ул җиде мәйданчыкка бүленәчәк.

Мәйданчыкларның һәрберсенең үз исеме: «Комлык», «Музыкаль», «Механика», «Иҗади», «Әкият», «Һава», «Яктылык». Кече архитектур формалар да исемнәргә яраклаштырылып кайтарылачак. Мисал өчен, музыка мәйданчыгында ксилофон, барабан, торба, кыңгырау һәм башкаларны урнаштыру күздә тотыла. Механика мәйданчыгында трактор, локомотив, самолет, тарзанка кебекләр ясалачак. Һава дип аталганы батутта сикерергә яратучылар өчен.

Шарлавыклы буаларга төшүче текәлектән бераз аста җәяүлеләр сукмагы ясый башлаганнар. Ул палуба такталарыннан булачак. Шулай ук велосипедчылар юлын да онытмаганнар. ЗАГС ягында да җир өслеге алынган.

- Биредә скейт-парк ясала, - диде Лариса ханым. - «Любимый Альметьевск» арт-объект рәвешендә скалодром булачак. Ягъни хәрефләр буенча үрмәләячәкләр. Ролик таучыгы да балаларның да, зурларның да күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

Никахлашу сараеның якында булы искә алынып, «Мәхәббәт», «Гашыйклар агачы» арт-объектлары урнаштыру да планга кертелгән. Чын яшел куаклыклардан ясалган лабиринт, эчәр өчен су фонтаны да мәйданга ямь биреп торачак.

Шәһәр күленең символы түбәтәйле сары үрдәк булса, шарлавыклы буаларның бу өлешендә Нефтяша безне каршылаячак. Кыскасы, безне буш вакытны файдалы, мавыктыргыч, сәламәтлекне ныгытып уздыруга мөмкинлек бирүче тагын бер гүзәл почмак көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки