Әлмәт таңнары

Әлмәттә рус телле тәрбиячеләр татарча сөйләшә

10 ноябрьдә Әлмәттә балалар бакчалары тәрбиячеләр арасында уза торган республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Ул «Я говорю и работаю по-татарски» дип атала. Анда район дәрәҗәсендә рус телле тәрбиячеләр арасында 46 нчы балалар бакчасыннан Олеся Ленц җиңүче дип танылды. Икенче урында 2 нче балалар бакчасыннан Любовь Радионова һәм 22 нче балалар бакчасыннан Светлана Батырова. Өченче урынны Светлана Денисова (Рус Акташының 1 нче балалар бакчасы) белән Ирина Семеновалар (54 нче) бүлеште. Җиңүчеләргә республика күләмендә җиңү яулауларын телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки