Әлмәт таңнары

Әлмәт ишегалдындагы яңгыр күленә кыр үрдәге ияләште [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Шевченко урамындагы 114 нче йорт ишегалдында булганнан соң «Сандугачлар ияләшкән, су эчәргә миләшкә» дигән җыр искә төшә. Дөрес, монда сандугачлар түгел, ә бәлки кыр үрдәкләре ияләшкән.

Кыр үрдәкләре Әлмәтне үз итә. Шарлавыклы буалар ясалгач, алар җылы якларга очмый башлады. Шушында гына кышлый һәм бәбкәләр чыгара. Балакина урамы тирәсендәге инештә дә үрдәкләрне күрергә була. Моңа кадәр аларның ишегалларына очып килүләрен ишеткән дә, күргән дә юк иде. Бу көннәрдә Шевченко урамындагы 114 нче йортта яшәүчеләр ишегалларында кыр үрдәкләрен күреп гаҗәпкә калдылар. Бер яктан караганда гаҗәп, икенче яктан алганда аптырарлык нәрсә юк кебек. Чөнки ишегалдында нәкъ үрдәкләр ярата торган зур күлдәвек хасил булган.
- Ел саен шушы хәл. Яңгырлы көннәрдә дә күл була. Өстәвенә быел кар да өелде. Түгүче булмады. Әнә, әле дә эреп бетмәде, - диде безгә Шевченко урамындагы 116 нчы йортта яшәүче ир-ат. - Машиналар су аша узарга курка. Сай түгел шул.

Ир-ат безнең кайдан булуыбызны да сорарга онытмады, ә үзен исем-фамилиясен әйтергә теләмәде. Кичә без килгәндә үрдәкләр юк иде. Үрдәкләр көндезге ыгы-зыгыдан шикләнеп очып китәләр икән. Ә иртәнге якта тагын суга килеп куналар. Йортларда яшәүчеләр белән дуслашырга да өлгергәннәр. Ипи-җим ыргытканнарын көтеп торалар. Бүген иртән тагын бу урынга сугылырга булдык. Әллә ир-ат тиешле службада эшләүче булды, әллә сәбәп башкададырмы, ягъни газетадан булуыбызның ярдәме тидеме, күлдәвекне суыртырга өлгергән иделәр. Кич белән сәгать сигезенче яртыда күл бар иде, иртә белән сигезенче яртыда инде юк. Шәп бит. 114 нче йорттан чыгучы бер абзый гына "17 ел шулай инде, суны түгә торалар, ул кабаттан тагын тула", - дип куйды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    1694 кеше тавыш бирде