Әлмәт таңнары

Әлмәттә эш урыннары эшсезләргә караганда күбрәк

Быелның ярты елында мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 4472 кеше мөрәҗәгать иткән.

1 июльгә эшсез буларак 1145 кеше теркәлгән. Бу икътисади яктан актив халыкның 1,11 проценты дигән сүз. Эшсезләрнең 59 проценты хатын-кызлар, 26 процент авыл җирлегендә яшәүчеләр, 10 процент инвалидлар. Агымдагы елның алты аенда 1049 кеше эшкә урнаштырылган. Эш бирүчеләрдән 1383 хезмәткәргә ихтыяҗ булу турында мәгълүмат бирелгән. Җәмәгать эшләренә 296 кеше җәлеп ителгән. 13 кеше үз-үзләрен эш белән тәэмин итеп шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    599 кеше тавыш бирде