Әлмәт таңнары

Әлмәттә бүген зур бәйрәм (+ФОТОЛАР)

Бүген профсоюзлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Шәһәр паркында зур чара. Нефтьчеләр бәйрәм итә белә. "Татнефть" компаниясе профсоюзы Татарстанда иң зур, абруйлы оешмалардан санала. Моны һәм нефтьчеләрнең көчле хезмәт коллективының мәнфәгатьләрен яклауда профкомның өлеше зур булуын бәйрәмгә килгән РФ ФНПР рәисе урынбасары Галина Келехсаева, республика профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов профсоюзларның хезмәт ияләре өчен җаваплылык тоюлары, шәһәр үсешенә зур өлеш кертүләрен искәртте. Профсоюзларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен яхшырак күзаллау өчен парк буенча төрле палаткалар урнаштырылган иде. Аларда эшнең барлык юнәлеше чагылдырылган күренешләр-гамәлләр урын алган. Күргәзмәләр дә игътибарны җәлеп итте. Бәйрәм барышында "Татнефть"нең спорт спартакиадасында җиңүчеләргә, ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары арасындагы бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. Паркка кеше күп җыелган иде. Аларны бушлай карабодай боткасы, чәй белән дә сыйладылар. Әле дә биредә бәйрәм дәвам итә - танылган артистларның концерты бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки