Әлмәт таңнары

Әлмәтнең иң актив мәктәбе ачыкланды

«Әлмәтнең иң актив мәктәбе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле.

Аларны 26 майда шәһәр паркында игълан иттеләр. Бәйгедә барлыгы 19 мәктәп катнашты, шуларның 15 е финалга барып җитте. Аңа кадәр белем йортлары видеороликлар төшерүдә, фото-флешмобта, экологик акцияләрдә катнашып, үзара ярышкан иде. Парк сәхнәсендә исә командалар үзләрен тәкъдир итте, капитаннар зирәклекләрен күрсәтте, бию флешмобында ярышты. Нәтиҗәдә I нче урынга 7 нче мәктәп лаек булды. 1 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче мәктәпләре II-III урыннарны бүлеште.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки