Әлмәт таңнары

Әлмәтлене ачлыктан дөге коткарган [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәдичә әби Шакирова 95 яшьлек зур юбилеен билгеләп узды. Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова һәм ветераннар советы рәисе Василий Самойлов килде.

Кама Исмәгыйльнең колхозчылар гаиләсеннән чыккан чая Хәдичә иң элек Бөгелмәдә педагогия училищесын тәмамлый, аннан ул еллардагы күпләр кебек бәхет һәм мул тормыш эзләп Урта Азиягә чыгып китә. Андижан шәһәрендә пединститут тәмамлый, физика һәм математика фәнен укыта. Шул елларда дөге үстереп һәм аны посылка белән җибереп авылда калган туганнарын ачлыктан коткарып кала. Сугыштан соңгы авыр елларны Хәдичә әби әле дә куркыныч төш кебек искә ала.

Аннан язмыш җилләре аны янә Әлмәт төбәгенә алып кайта. Авылда күп еллар балаларга белем бирә ул. Өч энесе булышлыгы белән йорт салып керә. Мал-туар тотып, авыл эшеннән курыкмыйча менә дигән гомер кичерә.

Алар гаиләсен күпләр укытучылар династиясе буларак та белә. Кызы Хәлимә апа да 40 елга якын балаларга белем биргән, аның кызы Наилә дә педагог белемен үзләштереп инде 25 елга якын балалар бакчасында музыка белгече санала. Өчесенә педагоглык стажлары 100 елдан артып китә!
Бүген юбиляр кызы белән Түбән Мактамада яши. Авылда йортлары да бар, анда оныклар белән җыелышалар. Һәркем бу тормышта үз урынын тапкан. Мул, җитеш яшиләр.

Әлеге гаилә турында тулырак безнең газетадан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки