Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр җылылык өчен азрак түләячәк

Бу хакта "АПТС" директоры Равил Зиннәтуллин хәбәр итте.

Узган ел өчен уртача еллык тариф Әлмәт районында 1957,89/Гкал тәшкил иткән иде. Быелның 1 гыйнвареннан ул 6,28 процентка киметелде һәм хәзер бер Гкал җылылык өчен 1868 сум 1 тиен түләргә туры киләчәк. Директор искәрткәнчә, әлеге кимү гыйнвар квитанцияләрендә чагылырга тиеш. Быел тариф янәдән арттырылмасмы һәм башка сорауларга җавапны "Әлмәт таңнары" газетасының киләсе саннарыннан укып белә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим