Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр кышын да үз яшелчәләрен ашаячак [+ФОТОЛАР]

Әлмәт тагын шаккаттырмакчы. Бу юлы «Яшелчә үзәне» проекты белән. Республиканың төрле төбәгеннән килгән фермерларга әлеге проект белән якыннарак танышу мөмкинлеге тудырылды.

Соңгы елларда халык сәламәт яшәү рәвешенә тартыла башлады. Сәламәт булу өчен физик күнегүләр белән генә шөгыльләнү җитми, аңа экологик яктан чиста азык-төлек, яшелчәләр белән дөрес туклану да керә. Үзең үстергән кыяр-помидор ише яшелчәләрне тозламыйча саклап булмый. Кибетләрдә кышын-язын күпчелек чит җирләрдә үстерелгәннәр сатыла. Мисал өчен, бәрәңге Мисыр, Израиль, Пакистан, Кытайдан кайтарыла. Кыяр күпчелек Төркия, Иран, Украинадан, помидор, татлы борыч Нидерландия, Польша, Төркиядән керә икән. Район җитәкчелеге республика Президенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә бу проблеманы чишүгә алынып, «Яшелчә үзәне» проектын шушы максаттан да гамәлгә куйган. Быел 13 гектарда яшелчәләр үстереп каралган. 3 әр гектардан 22 тонна укроп, 45 тонна кызыл чөгендер, 15 тонна пекин кәбестәсе җыелган. Шулай ук кабак, ташкабак та уңыш биргән. Тулаем алганда, 123 тонна яшелчә уңышы үстерелгән. 
– Безнең яшелчә үзәнен үстерү буенча җитди планыбыз бар, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин очрашуны ачып. – Яшелчәчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә кулай шартлар тәкъдим итәбез. Җиләк үстерәчәкбез дигәч башта ышанмаганнар иде, хәзер ул хәтта җитми, сорау зур. Без барлык карарларны уйлап, үлчәп кабул итәбез. Төркиягә, Голландиягә, Польшага, Германиягә, Белоруссиягә бардык, безнең ише климатта ничек итеп зур уңыш үстерергә мөмкин булуын өйрәндек. 
Авыл уҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов проект турында тулырак сөйләде. Әлеге проектта яшелчә үстерергә теләгән һәркем катнаша ала. Биредә эшчәнлек алып бару өчен кулай инфраструктура. Фермерлар, бизнесменнар проектны тәкъдирләүгә җыелганчы анда булып үзләре дә күрде. «Яшелчә үзәне» Ямаши авылы янында урнашкан. Үзәнлек юл янәшәсендә, ут, су белән тәэмин ителгән. 
–Куәтле насос-фильтр станциясе бар. Һәр участок су белән тәэмин ителәчәк. Яшелчәләргә тамчылап су сиптерү системасы урнаштырыла. Әзер җир участоклары 2 гектардан башлап арендага бирелә. Теплица комплексы, махсус авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителә. Участокларда 10 төрдән артык яшелчә үстерергә була, – диде Наил Усманов. 
Шунысы да мөһим, «Яшелчә үзәне» – ул фермерлык хуҗалыклары кооперативы рәвешендәге агропак. Монда үзеңә участок, ызан бүлү, документлаштыру артыннан йөрергә кирәкми. Барысы да каралган. Җир участоклары арендага 5 елдан артык вакытка бирелә. Беренче ел аренда түләве булмый, бушлай. Икенче-өченче ел гектарына 10 мең сум гына түләргә кирәк булачак. Дәүләт ярдәме дә саллы. Һәр фермер үз участогына теплица куя ала. Аны алуга тотылган чыгымнарың яртысына субсидия каралган. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы алган очракта да аның бәясенең 60 процентын кайтарырга була. 
Бүген биредә заманча яшелчәсаклагыч төзелеше бара. Анда 3 мең тонна яшелчә сакларга була. Быел язга төзелешне тәмамлау күздә тотыла. Шушында ук яшелчәләрне эшкәртү һәм төрү җиһазлары өчен мәйдан да каралган. Килеп эшләүчеләр өчен 200 урынга исәпләнгән модульле тулай торак бар. Кыскасы, планнар зурдан. «Яшелчә үзәне» н 300 гектарга кадәр үстерерү планлаштырыла. Язга кадәр бу сан 170 кә җитәчәк. Фермерлар белән килешү төзү бара. 
Татарстанның фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров фикерләре белән уртаклашып, Әлмәтнең эшкәртүне дә үз эченә алган агросәнәгать паркы төзү турында карар кабул иткән районнарның берсе булуын билгеләп үтте, проектка югары бәя бирде. Ул да яшелчәләрнең чит илдән кертелүенә борчылуын белдерде. Татарстанга 70 миллиард сумнан артыклык яшелчә кертелә икән. 
– Нәрсә без кәбестә, бәрәңге, редиска үстерә алмыйбызмы әллә? – дип мөрәҗәгать итте ул фермерларга. 
Бүген алыпсатарлар күбәйде. «Җиләк үзәнлеге» директоры Илдар Ситдыйков үзе үк алар тарафыннан үстерелгән петрушканы 50 сумга сатып алуларын һәм сәүдәгәрләрнең аны пленкага төреп, килосын 290 сумнан сатуларын сөйләде. Әлмәт агропаркында төрү линиясе ясалу бу проблеманы чишәргә тиеш дип саный җиләкче. Ул да Әлмәт тәкъдим иткән шартларның ил күләмендә беркайда да булмавын, шушындый субсидияләр каралганда, уңайлыклар булганда бер елдан кооперативта урын булмаячагын искәртте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки