Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр WorldSkills чемпионатында танылу яулады

Әлмәтлеләр милли чемпионаттан медальләр белән кайтты.

19 майда Краснодарда V "Яшь профессионаллар» милли чемпионатына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан яшьләре анда зур уңышларга иреште. Җиңүчеләр арасында Әлмәт егете дә бар. Рифкат Адеев, политехникум студенты, "Веб-разработка" компетенциясе буенча югары квалификациясен дәлилләүче медаль белән билгеләп үтелде. Рифкат белән әңгәмәне безнең газета укый алачаксыз.

Шулай ук 15-19 майда Краснодарда булып узган ярышта 10-17 яшьлек укучылар катнашты. «Мехатроника» компетенциясендә шәһәребезнең 20 нче мәктәбе укучылары Мансур Насыбуллин белән Дмитрий Исламов Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Әлмәтлеләрнең тырышлыгы, белеме һәм максатчанлыгы югары бәяләнде, алар өченче урынга лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки