Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр 200 000 сумга ия була алачак

Татарстанда кайбер гаиләләргә 200 мең сум өстәмә түләү кертергә планлаштыралар.

Бу - ятим балалар тәрбияләүче гаиләләр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әлеге закон проекты ТР Министрлар Кабинетына тикшерүгә кертелгән. Хәзерге вакытта республикада 1513 гаиләдә 2907 ятим бала тәрбияләнә. Шуларның 300 е күпбалалы гаиләләр. Соңгы елларда күпләп гаиләгә алу сәбәпле ятимнәр саны 36% ка кимегән. Дүрт балалар йорты ябылган. 2016 мәгълүматларына караганда, Татарстанда 567 ятим бала балалар йортларында тәрбияләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим