Әлмәт таңнары

Әлмәт яшьләре машина йөртүдә ярышты

Әлмәттә яшь машина йөртүчеләргә үзләрен сынап карау һәм үзара көрәшү мөмкинлеге тудырылды.

ДОСААФ полигонында «Иң яхшы машина йөртүче – 2018» бәйгесендә 4 командада 20 кеше осталыкларын күрсәтте. Автомәктәпнең чыгарылыш укучыларына мишеньга ату, автомат сүтеп җыю, физик әзерлек нормативларын тапшыру һәм, иң мөһиме, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирү бурычы куелды. Бәйге комиссиясе аерым номинацияләрдә һәм команда зачетында да иң яхшы машина йөртүчеләрне билгеләде. 20 нче мәктәп I урынны яулады. 25 нче мәктәп командасы II, 4 нче мәктәп III урынга лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноябрь 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноябрь 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим