Әлмәт таңнары

«Әлмәт-Водоканал» ААҖ тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын зурлады [+ ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Җиңү бәйрәме алдыннан үз канаты астына алган 7Д территориаль-иҗтимагый советка караган фидакарьләр өчен хезмәт коллективы матур чара оештырды.

- Сезнең хезмәт - безгә үрнәк, сезнең батырлык - беркайчан да онытылмас, - дип башлады сүзен предприятие генералә директоры раушан Хафизов. - Сугыш чорында илебездә булган предприятиеләр саны бермә-бер кыскарган, шунлыктан бер предприятие ике урынына эшләп, фронтны тәэмин итәр өчен нәкъ менә сезнең көчегез ярдәмендә тырышкан да инде. Рәхмәт сезгә, - ди ул.
«Әлмәт-Водоканал» ААҖ җәмгыяте үзенә билгеләнгән микрорайонда яшәүче сугыш чоры балалары да, тыл һәм хезмәт ветераннаны да игътибар тоеп яшәсен өчен тырыша. Җиңү, өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган җылы очрашулардан тыш, ел дәвамында да тирәлектәге чисталыкны булдыру, төзекләндерү юнәлешендә эш алып барыла. Моны чарага җыелган әби-бабайлар да раслады.
- Бөек җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын үсеп килүче буын да белсен иде! Аның өчен дә без кулдан килгәннең барсын да эшләргә тиеш, - диде Раушан Хафизов.
Сугышта һәлак булганнарның истәлеген саклау ул илеңә, халкыңа тугрылык билгесе булган Җиңү көненә баш июгә тиң. Безнең шәһәрдә хәбәрсез югалганнарның, һәлак булганнарның язмышын ачыклау буенча да максатчан эш алып барылганнны күпләр белмидер әле. Бу хакта Әлмәт ветераннар советының Бөек Ватан сугышында катнашучылар буенча эшләүче бүлек рәисе Галия Вәлиева сөйләде. Совет уку йортлары белән берлектә шәһәр хәрби комиссариатыннан фронтка чакырылып, хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау буенча эш алып бара. Шулай итеп бүгенгәчә 2000 артык гаип булучы арасыннан 320 кеше турында азмы-күпме мәгълүмат тупланган.
- Безнең Казан хәрби музее белән килешүе нигезендә эшлибез. Хәбәрсез югалганнар анда юк, ләкин безнекеләрнең еллар буе ябык булган Подольск шәһәрендәге хәрби архивкада, Германиядәге хезмәттәшләренә дә чыгу юлы бар. Хәзер авыл җирлекләреннән фронка алынып кайтмый калучылар буенча мәгълүмат туплар архивка мөрәҗәгать итәргә торабыз. Әгәр дә сезнең шундый якыннарыгыз бар икән, килегез, бергәләп эшләрбез, ярдәм итәрбез, - диде Галия Вәлиева.
Тантана барышында «Әлмәт-Водоканал» предприятиесе каршында эшәп килүче фольклор ансамблье дә чыгыш ясады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    2525 кеше тавыш бирде