Әлмәт таңнары

Әлмәт сукбайлары

Тор­мы­шы­быз тү­гә­рәк хә­зер. Ашар­га ри­зык, ки­яр­гә ки­ем күп, дәү­ләт хез­мәт ха­кын тү­ләп то­ра. Рә­хәт­лә­неп яшә ге­нә бит.

Юк шул... Тор­мыш ямен­нән мәх­рүм ба­ла­лар, га­и­лә­ләр ара­быз­да ту­лып ята. Әнә Әл­мәт урам­на­ры буй­лап җәяү чы­гып кит­сәң, сук­бай­лар­ның күп­ле­ге­нә шак­лар ка­та­сың...

Урам әби­се

Фа­тый­ма әби бе­лән урам­да та­ныш­тык. Кай­чан ка­ра­ма юл бу­ен­да ни дә бул­са са­тып уты­ра ул. Кыш­кы сал­кын­нар­да да, җәй­ге эс­се­дә дә үз поч­ма­гын­да оч­ра­тыр­га бу­ла аны. Ак­ча­дан биг­рәк Фа­тый­ма әби ва­кыт уз­ды­ру өчен уты­ра. Өч литр­лы тоз­лы кы­я­рын да, бер бан­ка җи­лә­ген дә 30 сум­га би­реп җи­бә­рер­гә ри­за үзе. Тук­та­ган һәр ке­ше бе­лән ур­так тел та­бар­га ты­ры­ша. Сөй­ләш­сәң, ва­кыт тиз үтә бит. Мин дә яны­на кар­лы­ган алыр­га гы­на тук­та­ган идем, 68 яшь­лек Фа­тый­ма әби ми­ңа үз яз­мы­шын сөй­ли баш­ла­ды:

- Мин мон­да ба­рыр­га урын бул­ма­ган­нан то­рам. Өй­дә нәр­сә бар, шу­ны са­там. Җәй­лә­рен таш­лан­дык бак­ча­лар­да­гы җи­ләк-җи­меш­не җы­ям, үзем­нең бак­ча­ны да ка­рар­га ты­ры­шам. Кыш­ла­рын күр­ше әби­лә­ре бир­гән­не са­там, баш­мак, би­я­ләй, ка­ен се­бер­ке­се. Ак­ча­сыз­лык­тан утыр­мыйм. Пен­си­ям үзе­мә ге­нә җи­тәр иде, ба­ла­лар бар. Шу­лар дип яши-яши, го­мер уз­га­нын сиз­ми дә кал­дык ин­де... Бер кы­зым, ике улым бар иде. Кыз яшь­ле­ген­дә су­га ба­тып үл­де. Ирем 55 яшем­дә тол кал­ды­рып ки­теп бар­ды. Ике улым­да бө­тен ыша­ныч иде. Ала­ры да ха­тын­на­рын­нан уң­ма­ды. Төп­че­гем, мон­нан 10 ел элек икен­че ха­тын­га өй­лә­неп, ми­нем ян­га яшәр­гә кайт­ты. Ки­лен үзе на­чар тү­гел. "Ә­ни" дип өз­гә­лә­неп тор­ма­са да, аша­ры­на пе­ше­рә, ке­рен юа. Әм­ма тү­гә­рәк тор­мыш өчен бо­лар гы­на аз. Ис­ке ге­нә йор­ты­ма өс­тәп, үз­лә­рен­чә ре­монт яса­ды­лар, йорт­ны зу­райт­ты­лар. Ми­не бүл­мәм­нән сал­кын өйал­ды­на чы­гар­ды­лар. Җә­ен рә­хәт ан­да, әм­ма кы­шын җан­га үтеп ке­рер­лек сал­кын. Бер кеч­ке­нә ге­нә тор­ба, бүл­мә­не җы­лыт­мый. Яшим шун­да эт им­гә­ге бу­лып. Пен­си­я­не күр­гән юк, кай­нар ри­зык­ка да дә­шү­че юк. Урам­да са­тып уты­ру­ың ях­шы, улым­ның на­чар сүз­лә­рен ишет­мим. Юы­ныр­га да алып бар­мый­лар, мун­ча­ны бик си­рәк яга­лар.

Чын кү­ңел­дән әби­не кыз­га­нып куй­дым. Өс­тен­дә ала­ма гы­на ки­ем, ая­гын­да ре­зин га­лош, ба­шын­да пыч­рак яу­лык... Са­туы да ак­ча те­лә­неп утыр­мас өчен бер сыл­тау гы­на бу­гай. Фа­тый­ма әби үзе­нең кы­я­фә­те бе­лән ка­дер­сез­лек сү­зе­нең бө­тен асы­лын ачып би­рә ке­бек...

Аяк­сыз җыр­чы

Ба­зар­да йө­рим шу­лай. Ра­ма­зан ае­ның бе­рен­че кө­не. Ке­ше күп тү­гел, ир­кен­ләп йө­рер­лек мәй­дан бар. Ка­рыйм, нин­ди­дер та­тар ха­лык җы­рын моң­лы гы­на су­зып, кар­шы­ма бер абый ки­лә. Бер ая­гы тез­дән юк, көч-хәл бе­лән та­як­ка та­ян­ган. Хә­ер со­ра­ша бу. Кы­зык­сы­ну­дан биг­рәк, кыз­га­нып, мо­ңа сүз кат­тым. Да­мир исем­ле. 40 нчы яшь бе­лән ба­ра. Ял­гы­зы гы­на бер бүл­мә­ле фа­тир­да көн кү­рә. Ая­гын Әф­ган су­гы­шын­да өз­дер­гән. Кайт­кач, күп ел­лар өр-яңа­дан яшәр­гә өй­рән­гән. Сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, әни­се исән ча­гын­да рә­хәт­тә яшә­гән әле ул, аша­ры­на пе­ше­рү­че, ке­рен юу­чы бул­ган. Хә­зер исә то­ма ял­гыз.

- Ми­нем ке­бек га­рип­ләр кем­гә ки­рәк? Күп ел­лар Ин­тер­нет аша кыз­лар бе­лән та­ныш­тым. Языш­кан­да һәм­мә­се дә әй­бәт иде. Кү­ре­шеп, ми­нем нин­ди икә­нем­не бел­гәч, бер­се­нең дә га­рип бе­лән тор­мыш ко­ра­сы кил­мә­де. Фа­тир өчен тү­ләү­ләр күп. Дәү­ләт пен­си­я­дән ар­тык­ны тү­лә­ми. Ма­ши­нам бар иде, ул да гел ва­ты­лып җә­фа­ла­гач, җәя­ү­гә кал­дым. Элег­рәк так­си­да эш­ләп ала идем. Ма­ши­нам бул­ма­гач, хә­зер ме­нә шу­лай йө­рим. Өе­мә кай­та­сым да кил­ми, бе­рү­зе­мә кү­ңел­сез. Ә урам­да ке­ше­ләр­не ка­рап йө­ри­сең, кай­бер­лә­ре хә­лем­не со­ра­ша, шу­ңа да кү­ңел бу­ла. Күп­ләр тап­кан ак­чаң­ны эчә­сең­дер дип тир­гәп тә ки­тә­ләр. Ә мин ан­дый тү­гел. Ышан­мас­сыз, бер там­чы кап­ка­ным юк! Ак­чам­ны җы­еш­ты­рып ба­рам да, үзе­мә зур­рак бе­рәр нәр­сә алам. Был­тыр яңа компь­ю­тер ал­ган идем, хә­зер зур те­ле­ви­зор ала­сым ки­лә. Шу­ңа көн­нәр җы­лы тор­ган­да урам буй­лап йө­реп ка­лыр­га ты­ры­шам. Һө­нә­рем бу­ен­ча мин җыр­чы тү­гел, эре­теп ябыш­ты­ру­чы. Җыр­лап йөр­гән­дә ке­ше күб­рәк ка­рый ми­ңа, ак­ча­ны да күб­рәк са­ла­лар, - дип, Да­мир мин бир­гән 50 сум­га сө­е­неп үз юлын дә­вам ит­те...

"Ә­ни эч­кән­гә урам­да йө­рим"

Бер­сен­дә шә­һә­ре­без­нең "Мак­до­нальдс" ка­фе­сын­да утыр­ган­да, бер сук­бай­га юлык­тым. Ала­ма ки­е­ме бе­лән күп­ләр­нең һу­шын алып, пыч­рак ая­гын өс­те­рәп бер ма­лай кер­де дә, һәр ке­ше яны­на ки­леп, те­лә­неп йө­ри баш­ла­ды. Вак ак­ча­ла­ры бул­ган­нар ма­лай­ның учын ту­тыр­ды, кай­бе­рәү­ләр ке­сә­се­нә йөз­лек тә сал­ды. 21 нче га­сыр­да мон­дый кү­ре­неш га­җәп. Кү­ңел­дә мең төр­ле со­рау: ни­гә бо­лай йө­ри ул, кая әти-әни­се, ни­гә аны ки­рәк­ле оеш­ма­лар­га ур­наш­тыр­мый­лар? Үзем дә сиз­мәс­тән, бу нә­ни сук­бай­ны яны­ма дәш­тем. Ят­сын­мый­ча, өс­тәл­дә­ге ри­зык­ка ым­сы­нып, Юра (исе­ме үз­гәр­тел­де) ми­ңа әк­рен ге­нә үз хә­лен сөй­лә­де.

15 яшен­дә. Бы­ел 18 нче мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган. Әни­се эч­кән­гә урам тор­мы­шы бе­лән яши. Үзе өчен те­лән­ми, 12 яшь­лек сең­ле­се өй­лә­рен­дә ач ята. Бер­ни­чә тап­кыр ми­ли­ци­я­гә дә алып кит­кән­нәр.

- Өй­дә шык­сыз. Әти юк. Әни эчәр­гә яра­та. Ашар­га пе­шер­ми. Сең­лем дә күп оч­рак­та ми­нем бе­лән йө­ри. Кө­но­зын урам­нан кер­ми­без. Җә­ен ку­нар­га кайт­мыйм, кич­лә­рен җы­лы. Кы­шын ин­де өй­дә яшәр­гә ту­ры ки­лә. Ба­ла­лар йор­ты­на ур­наш­тыр­мак­чы­лар иде, ан­да ба­ра­сы кил­ми. Укыр­га бер­кая да кер­мә­дем әле. Эш­кә ур­на­ша­сы ки­лә, әм­ма пас­порт­ны югалт­тым. Ат­тес­тат­ны әле бир­мә­де­ләр.

Юра тиз ге­нә өс­тәл­дә­ге ри­зык­ны кап­ка­ла­ды да, күз­дән югал­ды. Ә мин уй­га кал­дым. Әле яши ге­нә баш­ла­ган бу егет­нең ни га­е­бе бар икән? Аның да бит баш­ка­лар ке­бек ямь­ле йорт­та, әни­се­нең ягым­лы ка­ра­шын то­я­сы, әти­се­нең җы­лы сүз­лә­рен ише­тә­се ки­лә­дер... Шу­ны­сы кыз­га­ныч, Юра ке­бек­ләр без­дә аз тү­гел.

Әл­мәт­тә урам ба­ла­ла­ры бу­ен­ча тө­гәл сан­нар­ны бү­ген бер ге­нә дәү­ләт ор­га­ны да әй­тә ал­мый. Ба­ла по­ли­ция ку­лы­на яки ба­ла­лар йор­ты­на эләк­мә­сә, аның сук­бай бу­лу­ын бер­ни­чә ел­лар буе бер­кем бел­мәс­кә мөм­кин. Га­җәп, бө­тен як­лап та ал­га кит­кән Рос­сия ятим ба­ла­лар са­ны бу­ен­ча дөнь­я­да бе­рен­че урын­да то­ра икән! Рос­си­я­дә­ге бар­лык ба­ла­лар­ның 2,17 про­цен­ты сук­бай са­на­ла. Һәр 50 нче ба­ла урам­да яши ди­гән сүз. Га­дәт­тә, алар­ның 60 про­цен­ты ки­лә­чәк­тә төр­мә­гә элә­гә, кү­бе­се нар­ко­тик мат­дә­ләр кул­ла­на, ал­ко­голь­не үз итә баш­лый, кыз­лар исә фа­хи­шә­лек юлы­на ба­са, ди бел­геч­ләр.

Фи­лү­зә Хә­ми­дул­ли­на

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки