Әлмәт таңнары

Әлмәт мәктәбендә 19 милләт баласы татарча өйрәнә [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә 24 нче мәктәптә татар теле декадасы бара.

Аның кысаларында туган телдә төрле чаралар үткәрелә. Әлеге чараларда татарлар гына түгел, төрле милләттән булган укучылар да катнаша. Мәктәптә 19 милләттән булган 1375 укучы белем ала. Башлангыч сыйныфларның өчесендә тәрбия бары тик татарча гына алып барыла икән. Укучылар олимпиадаларда да сынатмый. Быел, мәсәлән, рус милләтеннән булган Кристина Ершова муниципаль олимпиадада беренче урын алган. Татар теле атналыгына 21 апрельдә йомгак ясалачак. Ә кичә бирегә журналистларны кунакка чакырган иделәр. Очрашу күңелле узды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим