Әлмәт таңнары

Әлмәт колониясендә хилафлыклар табылды

Әлмәтнең 8 нче төзәтү колониясе эшчәнлегендә хилафлыклар тапканнар.

Аларны ТР төзәтү учреждениеләрендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Түбән Кама прокуратурасы ачыклаган. Тикшерү күрсәткәнчә, колониядә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж һәрвакытта да үткәрелми, хөкем ителүчеләр азат ителгәндә приказлар төзүдә хилафлыклар бар. Моннан тыш, хөкем ителгәннәрне эшкә урнашуга үгетләү буенча тәрбия эше тиешенчә алып барылмый, хезмәт хакын түләү сроклары тәгаенләнмәгән. Прокуратура колония җитәкчелеге адресына күрсәтмә язган һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки