Әлмәт таңнары

Әлмәт эшмәкәрләре өлеш кертәчәк

Эшмәкәрләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылачак телемарафонда катнашып, үз өлешләрен кертәчәк - иҗтимагый совет утырышында әнә шундый карарга киленде.

Эшмәкәрлекне үстерү буенча иҗтимагый совет агымдагы елның июль аенда гына оештырылды. Аңа "Би Компани-Сервис" ҖЧҖ директоры Александр Ильин рәислек итә. Узган атнада әлеге иҗтимагый советның икенче утырышы уздырылды. Көн тәртибенә иң беренче сорау итеп октябрь аена планлаштырылган телемарафонда катнашу һәм бу уңайдан фикерләрне тыңлау мәсьәләсе куелган иде. Совет әгъзаларының фикере аерылды: кемдер эшмәкәрләрне игълан иткәч, билгеле бер сумма күләмендә акча салырга тәкъдим итте. Икенчеләр: "Һәркем булдыра алганча шәхси өлеш кертсен", - диде. Адреслы ярдәм күрсәтү турында да сүз алып баручылар табылды.

- Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган. Безнең әби-бабайларыбыз да бу дәһшәтле елларны үз җиләкләрендә күтәргән, кайгы-хәсрәт кичергән. Аларга ярдәм итү - изге гамәл белән беррәттән һәрберебезнең бурычы, - диде эшмәкәрләр советы әгъзалары.

Алар хәйрия акциясенә шәхси өлеш кертү турында карар кабул итте. Тамчыдан күл җыела. Шәһәрдә һәм районда 7 меңләп чамасы кече һәм урта бизнес вәкиле исәпләнә. Шуларның биш меңгә якыны шәхси эшмәкәр. Әгәр аларның һәммәсе үзеннән өлеш кертсә, тамчыдан диңгез барлыкка килер иде. Шәһәрдә һәм районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылып тора. Моны кече һәм урта бизнес алып баручылар үзләре дә ассызыклый. Бүген эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продуктагы өлеше 10,2 процент, акчага күчереп әйткәндә, 22 миллиард сумнан артыграк тәшкил итә. Бизнес белән шөгыльләнүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәтү чаралары ят түгел. Белгәнебезчә, эш урыннары юкка чыккан, таркалган пенсионерлар тору урыннары буенча территориаль иҗтимагый советларга беркетелә. Өлкәннәр көнендә мондый пенсионерларга ярдәмне нигездә әлеге ТОСларның баш предприятиеләре, совет биләмәсендә эшчәнлек җәелдергән эшмәкәрләр игътибар күрсәтә, бүләк әзерли. Өлкәннәр көне дә җиткәнен искә алып, сүз уңаенда узган елгы бер вакыйганы бәян итеп узасы килә.

- Без, картларның күңеле аздан да була. Дөрес, беребез дә бәйрәм уңаеннан бирелә торган 200-400 сумга калмаган. Күрше яки таныш-белешнең эш урыннарыннан чәй эчеп, бүләкләр белән кайтуы гына йөрәкне әрнетә иде. Оешмаларыбызның таркалганына без гаепле түгел бит. Рәхмәт инде, безне дә йә янәшәдәге мәктәпкә чакырып, йә бүләкләр китереп биреп, искә ала, күңелне күрә башладылар. Тик менә төрле карашка юлыккан чаклар да булгалый, - дип нык дулкынланып сөйләгәне хәтердә Факия апа Хөснуллинаның. - Безгә азык-төлек тутырылган капны бер кибеткә барып алырга куштылар. Ике тапкыр барып карадык, әзер түгел иде әле. Өченчесендә биреп җибәрделәр. Кайтып карасак, бүләкләрнең куллану вакыты чыккан. Ярамаган пенсионерларга дигәннәрдер инде.

Чынлап та, күңелне әрнетә торган хәл. Факия апа - тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында якты киләчәк, Җиңү урында уйлап, көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы килеш бил бөккән. Ул елларны искә төшергәндә, ветераннарның әле дә җыерчыклы битләреннән күз яшьләре ага. Болай да яралы күңелләрне рәнҗетмәскә иде.

Ирина Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки